Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Наҗия  Шагаева-Басыйрова шигырьләре

Татарстанда туганмын

 

Татарстанда мин туганмын,

Зөя-елга буенда.

Сүнмәс җырым, туган җирем,

Син гел минем уемда.

Алсу нурларга төренеп,

Тыныч таңнарым ата.

Сәфәр чыксам ерак юлга,

Күңел сагынып кайта.

Эчеп саф чишмә суларын,

Йөрәгем ала дәва.

Бер кайда юк синдәгедәй,

Иркен сулышлы һава.

Язын болынга җәелеп

Ага Зөя сулары.

Зур Чынлымда гөрләп-шаулап,

Үтә Сабантуйлары.

Нурлы, җырлы, гүзәл җирдә–

Татарстанда туганмын.

Рәхмәт укырлык язмышка–

Мин бәхетле булганмын.

 

Сагындыра үткәннәр

Балачак еллар тора хәтердә,

Йөрәккә тирән сагышлар салып..

Туган нигезләр керә төшләргә,

Ятим баладай сыйфат-төс алып.

Ауныйсы иде, авылга кайтып,

Болынга ятып, чирәмең кочып.

Гомерләр үтә юлаучы кебек,

Китәлмәс коштай, канатсыз очып.

Бәхетле җаннар тапмый  бәхетен,

Табынып яши туган нигезгә.

Бәхет орлыгы калгач коелып,

Ул үсә шытып  туган  нигездә.

Буш калды диеп туган йортыбыз,

Төньяк җилләре җанны өшетә.

Күңелгә килә сагышлы җырлар

Умырып ташлап булмый ничек тә.

Сагындыра барлык үткәннәр дә,

Сагындыра шул җитез балачак.

Еракларда калган икмәк исе,

Әти-әни назлап иркәләгән чак.

 

Олы юлның тузаны

Олы юлның тузаныннан

Шиңде микән гөлләрем.

Агымсудай агып киткән

Яшьлегемдә көннәрем.

Олы юлның тузаннары

Күмәдер эзләремне.

Их, кайтарып алып булмый

Матур мизгелләремне.

Олы юлда тузан гына,

Яшьлек төшкә керәсең.

Күрешүләр мөмкин түгел

Сагындыра күрәсең.

Олы юлның тузанын ла

Ерып киләм егылмыйм.

Сынауларга түзеп киләм,

Сабырлык бар сыгылмыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев