Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәледә “Халык талантлары балкышы” фестивале старт алды

6 февральдә Мунчәли авылы мәдәният йортында иҗат отчет концертларыкысаларында "Халык талантлары балкышы" дип исемләнгән район фестивале старт алды. Концерт төрле жанрларга бик бай, эчтәлекле итеп әзерләнгән иде.

"Җизнәкәй" фольклор колективының "Аулак өй" программасы белән чыгыш ясавы тамашачыларны таң калдырды. "Сәйлән" вокал коллективы да бик матур җырлары белән халыкны шатландырды. Мунчәли авылында туып үскән һәм хәзерге вакытта Казан һәм Ульян шәһәрләрендә белем алучы студентлар биюләрдә дә, җырлауларда да бик оста иделәр, мәктәп укучылары да үзләренең сәләтләрен халыкка матур итеп күрсәттеләр.

Мәдәният йорты директоры Фәнис Хисаметдинов үзе дә бик актив катнашты. Концертта «Өч көн" исемле монолог сөйләнде, аны күңелләргә үтеп керерлек итеп Ильмир Измайлов башкарды.

Концерт бик матур җыр белән тәмамлангач сүз, район мәдәният йорты методисты Валерий Самойловка бирелде, ул барлык катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Халык талантлары балкышы” фестиваль Балкыш