Чүпрәлеләр "Татарстан -безнең уртак йортыбыз " фестиваленең сайлап алу турында чыгыш ясадылар
Апас районында «Татарстан — уртак йортыбыз» республикакүләм милли-мәдәни фестиваленең беренче зона сайлап алу туры узды.
Татарстан халыкларының милли мәдәниятен республикабызның җиде муниципаль районы вәкилләре күрсәтте һәм Идел буеның төп халыклары — татар, рус, чуаш, мордвалар мәдәниятен тәкъдим итте.
Безнең районнан “Фольклор-йола куелышы” номинациясендә "Сепрель" халык фольклор һәм "Мишәрләр" балалар фольклор - этнография ансамбле, "Инструменталь музыка" номинациясендә "Чүпрәле егетләре" гармунчы-баянчылар ансамбле, "Вокал" номинациясендә- Салават Юсупов, , һәм "Калинушка" вокал коллективы, "Хореография" номинациясендә "Таң" халык җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады.
Барлык сайлап алу турлары узганнан соң, иң әйбәт чыгышлар Халыклар бердәмлеге көнендә-4 ноябрьдә Казанда М. Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә узачак Гала — концертта тәкъдим ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев