Чүпрәледә «Яңа ел төнендә маҗаралар» дигән тамаша узды
31 декабрь көнне район мәдәният йортында «Яңа ел төнендә маҗаралар» дип исемләнгән театральләштерелгән концерт булды.
Бәйрәмнең рәсми өлешендә сәламләү сүзе белән Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров чыгыш ясады. Ул барлык катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, бәхет, уңышлар, 2020 елда ниятләнгән барлык эшләрнең тормышка ашуын теләде. Марат Гафаров 2019 елда уздырылган төп чараларны билгеләп үтте, шулай ук халыкның тормыш шартларын яхшырту планындагы эшләрнең 2020 елда да дәвам итәчәген әйтте.
Бәйрәм программасы кызыклы һәм төрле иде, анда җырлар да, биюләр дә, мәзәкләр дә булды. Барлык номерлар да бер-берсен тулыландырды, тамашачыларны бәйрәм атмосферасына чумдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев