Чүпрәле районының яшь талантлары "Созвездие-Йолдызлык-2020" финалына чыкты
Мәдәният дөньясында

Чүпрәле районының яшь талантлары "Созвездие-Йолдызлык-2020" финалына чыкты

Буа шәһәрендә "Созвездие-Йолдызлык-2020" XX фестиваленең зона этабы Гала-концерты узды.

Нәтиҗәләр буенча, "Вокал – соло номинациясендә Павлова Василиса, Михайлова Юлиана 1 урын, Аврелькина Ангелина 2 урын, Гайнетдинов Динә 3 урын яулады.

«Вокаль ансамбльләр» номинациясендә - «Юрай» коллективы - 1 урын. «Хореография» номинациясендә- «Яшьлек» халык хореография коллективы -2 урын, «Таң» халык җыр һәм бию ансамбле -3 урын алдылар. Алар фестивальнең финал өлешендә Казанда чыгыш ясаячак.


Нет комментариев