Булдыклы Мәдинә!
Иртән торып, интернетны ачып карасаң, һәр җирдә диярлек Яңа Кәкерле авылы халкының төрле вакыйгалар, бәйрәмнәр, ярышлар, очрашулар вакытындагы фотоларын күрәсең. Кем шулай итеп оештыра соң аларны, олысын да, кечесен дә берләштереп?!
Әлбәттә, барыбызга да таныш, үзе уңган, үзе җитез, үзе юмарт, үзе кече күңелле була белгән Мәдинә Нурулла кызы Җамалтдинова. Күптән түгел авылыбызда төзекләндерелгән мәдәният йорты ачылды. Ул бик матур итеп ясалган, бизәлгән. Әлбәттә, биредә аның да тырышлыгы зур. Авыл халкы да чын күңелдән шатланды мәдәният йорты өчен. Алар бик теләп төрле кичәләрдә катнашалар, концертларга киләләр.
Картлар көнен дә олылап һәм зурлап үткәрергә тырышты Мәдинә. Бәйрәмне “Картаямы соң йөрәк, маңгайлар сырланса да?!” дип исемләнгән тема астында үткәрде. Өлкәннәрнең йөри алганнары авыл мәдәният йортына җыелды. Алар анда бер-берсен бәйрәм белән котлап, җырлап-биеп, күңел ачтылар, яшьлекләрен искә төшерделәр.
Икенче көнне исә авыл мәдәният йортына килә алмаган өлкәннәр янына Мәдинә үзе китте. Бану апа Зиннәтуллина, Сәрия апа Кәримова, Миннәтулла абый Садыйков, Әлфия апа һәм Фәһим абый Әхмәтҗановлар, Фатих абый Җәлалтдиновларның өйләрендә булып, хәлләрен белешеп һәм бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырды. Өлкәннәргә биреләсе онны да үзе үлчәп, өләшеп чыкты. Укытучылар көнен дә игътибарсыз калдырмады. Ветеран-укытучыларыбызның да өйләрендә булып, үзе үстергән чәчәк бәйләмнәрен, бүләкләрен тапшырды.
Без, аның авылдашлары, Мәдинә ханымга рәхмәтләребезне газета аша да җиткерәсебез килә. Аңа гаилә тормышында бәхет, сәламәтлек, тормыш иптәше Мидхәт белән балаларының игелекләрен күреп, озын- озак яшәүләрен телибез. Мидхәткә дә түземлеге өчен һәм Мәдинәне мәдәният йортында эшләткәне өчен бик зур рәхмәт.
Зур хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән: Яңа Кәкерле авылы кешеләре исеменнән Венера Атауллина, Гөлшат Хәйруллина, Сәрия Хәлилова, Сәрия Камалова, Миңнаҗия Хәйретдинова һәм башкалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев