“Ак калфак”лылар иҗат отчеты концертларында катнаша
Мәдәният дөньясында

“Ак калфак”лылар иҗат отчеты концертларында катнаша

Мунчәли авылы мәдәният йортында ел саен иҗат отчет концерты уза.

Быел ул 2 февраль көнне үтте. Шушы концертны үткәрүдә Мунчәли “Ак калфак” оешмасыда читтә калмады, аның әгъзаларының кул эшләреннән “Халкымның күңел бизәкләре” дип исемләнгән күргәзмә төзеп куелды.

Халкымның элек-электән килгән матур йолаларын,гореф-гадәтләрен чагылдырган “Аулак өй” күренешендә дә, төрле биюләрдә дә ак калфаклылар сынатмадылар.

                                                             Тәскирә Идиятуллина


Нет комментариев