Февраль ае бәйрәмнәргә һәм истәлекле көннәргә бик бай. Шуңа да безнең Алимов Зариф исемендәге Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе ай буена гөр килеп торды.
Бигрәк тә ничә еллардан бирле төрле чаралар ярдәмендә зурлап билгеләп үтелә торган “Халыкара Туган тел көне” турында аерым язасы килә.
Быелгы “Туган телем – назлы гөлем” дип исемләнгән атналыгыбызның бер көнен мәктәбебезне моннан 44 ел элек тәмамлаган язучы- шагыйрә Гөлнур Кәбирҗан кызы Әхмәдуллина белән очрашу кичәсе итеп оештырдык.
Алдан әзерлек эшләре алып барылганга, укучыларыбыз Гөлнур Кәбирҗан кызының тормыш һәм иҗат юлы белән танышып кына калмыйча, аның шигырьләрен ятлап, әсәрләреннән өзекләр укып, авылдашыбызның иҗат дөньясына сәяхәт кылдылар. Ә язучының исә үзенең балачагы, үсмер мәктәп еллары турында сөйләгән истәлекләре очрашуда катнашкан һәркемдә чиксез кызыксыну уятты. Укучылар берсе артыннан берсе сорауларын яудырып кына тордылар. Кичәдә шагыйрәнең сүзләренә язылган җырларны тыңлау бәйрәм рухын тагын да күтәрде. Укучылар Гөлнур апаларын әлегә кадәр шагыйрә буларак кына белүләрен, ә инде очрашудан аның проза өлкәсендә дә үз урыны, үз уңышлары булуын аңладылар. Очрашуга шушы мәктәптә озак еллар эшләп лаеклы ялга киткән укытучы Гөлинә Фатых кызы Насибуллина да килгән иде. Ул да туган телгә, татар теленә карата булган олы мәхәббәтен шигырьләре аша ирештерде. Авылдашының Россия күләмендә танылган иҗатына соклануын белдерде. Киләчәктә дә иҗат өлкәсендә кайнаган авылдашлары белән очрашуларны ешрак үткәрергә кирәклеге турында искәртте.
Мәктәп директоры Шамил Мөбәрәкҗан улы Абдрахманов исә бәйрәмнәрнең бизәге булган баяны белән уйнап, кичәне дәртләндереп торды. Шамил Мөбәрәкҗан улы үзенең чыгышында Гөлнур Кәбирҗан кызына очрашуга килеп кичәне зур бәйрәмгә әйләндергәне өчен чиксез рәхмәтен белдерде һәм вакытының кысан булуына да карамастан, язучының роман һәм повестьларын тагын кабат укып чыгачагы турында да әйтеп үтте. Бу очрашуны оештыруда туган тел һәм әдәбият укытучысы Гөлинә Кәбирҗан кызы үзенең зур өлешен кертте.
Очрашу ике сәгать дәвамында барса да, бер тында үткәндәй тоелды. Укучылар да, очрашуда катнашкан укытучылар да бик канәгать калдылар.
Туган телнең кешенең рухи дөньясын ачуда иң уңышлы һәм иң кирәкле чыганак булуын истән чыгармасак иде.
Алимов Зариф исемендәге Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Г.К.Вилданова
Нет комментариев