Язның беренче көнендә Марат Гафаров тыл ветеранын юбилее белән котлады
Өлкән яшьтәге райондашыбызның туган көне авыл мәдәният йортында тантаналы шартларда узды.
Казакова Мария Ивановна 1 мартта туа, Яңа Элмәле авылында гомер кичерә.
Ул Зур Аксу урта мәктәбен, аннан Ульяновск авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Читтән торып Ульяновск педагогия институтында да укый.
Яңа Элмәле урта мәктәбендә биология һәм химия укытучысы булып эшли, аннан лаеклы ялга китә. Мәктәптә эшләгән вакытта мәктәп каршындагы җитештерү бригадасы җитәкчесе вазыйфаларын башкара.
Мария Ивановнаның әтисе-Чабаксаров Иван Кузьмич та педагог була, ул сугышта хәбәрсез югалган.
Ире-Казаков Александр Ананьевич җәмәгать эшлеклесе-туган якны өйрәнүче. Мәктәптә педагог булып эшли, математика укыта. Үзеннән соң бик күп документлар калдырган, мәктәп музеен оештыручы булган. Яңа Элмәле авылы тарихы турындагы кулъязма авторы. 2009 елның җәендә вафат була.
Казаковлар гаиләсендә дүрт бала туа.
Юбилярны әлеге истәлекле дата белән котларга район башлыгы Марат Гафаров килде. Ул РФ Президенты исеменнән котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәкләр тапшырды.
90 яшьлек дата белән котлап, башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, сәламәтлек, туганнарының һәм якыннарының игътибарын теләде.
Өлкән яшьтәге райондашыбызның туган көне авыл мәдәният йортында тантаналы шартларда узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев