Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Кышкы каникуллар” профилактик чарасы башланды

Агымдагы елның 23 декабреннән 2022 елның 9 январена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән безнең районда  да балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга юнәлдерелгән “Кышкы каникуллар” дигән киң күләмле чара узачак.

2021 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча безнең районда балалар катнашында бер юл-транспорт һәлакәте теркәлде, анда бер бала зарар күргән иде.

- “Кышкы каникуллар” профилактик чарасы кысаларында балалар күпләп була торган урыннарда юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге категориясе белән хәл кискенләшүгә бәйле рәвештә, балаларны ташу кагыйдәләрен бозу очракларын профилактикалау буенча чаралар узачак,-ди бу уңайдан райондагы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Анатолий Михайлов.

ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүче кечкенә җәяүлеләр дә читтә калмаячак. Балаларның юл аркылы чыгу кагыйдәләрен бозу фактларын полицейскийлар яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары белән берлектә кисәтәчәк. Аннан соң хокук бозулар турындагы мәгълүмат җәяүлеләрнең уку урынына алар белән профилактик эш алып бару өчен җибәреләчәк.

Шулай ук, полиция хезмәткәрләре мәктәпләрдә укучылар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр дә үткәрәчәкләр.

Район автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга һәм яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланырга чакыра.

Белешмә

2021 елның 11 аенда республика юлларында 422 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 14 бала һәлак булган һәм 450 кеше яраланган. Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә авариягә бәйле вәзгыять аеруча борчу тудыра. 11 ай нәтиҗәләре буенча республика юлларында 12 бала һәлак булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев