Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Илсаф Чүпрәле район башлыгыннан бүләк алды

Һәркем бу дөньяда бер генә тапкыр яши. Шуңа күрә дә һәркемнең тормышның ямен татып, уйнап-көлеп, җырлап-биеп гомер итәсе килүе бер дә гаҗәп түгел.

 

Бигрәк тә сабыйларның.  Ләкин табигать бөтен кешене бер төрле итеп яратмаган. Менә шундый мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең тормышларын җиңеләйтү яисә матурайту, күңелләренә аз булса да шатлык кертү өчен республикада, районда күп төрле эшләр башкарыла, чаралар үткәрелә, бүләкләр тапшырыла.

Инвалидлар декадасы кысаларында шушы көннәрдә Иске Чокалы авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдинов Иске Чокалы авылында яшәүче Эльмира һәм Илмас Мостафиннарның уллары Илсафка район башлыгы Марат Гафаров исеменнән ноутбук тапшырды, аңа киләчәктә дә әйбәт укуын, уңышлар теләде.

Эльмира һәм Илмас Мостафиннарның өч уллары үсеп килә. Олы уллары Илсаф - авыру, бүгенге көндә өй шартларында белем ала, 7 сыйныфта укый. Башка балалар кебек үк ул да билгеләнгән расписание буенча һәр предметны аерым-аерым өйрәнә, өй эшләрен башкара. Аның янына һәр көнне иртәнге якта һәр предмет укытучысы расписаниедә күрсәтелгән сәгатьләрдә килеп, дәресләр үткәрә. Балаларын өй шартларында укыту өчен Илсафның әнисе Эльмира һәм әтисе Илмас барлык шартларны да тудырганнар. Эльмира авылдагы балалар бакчасында тәрбияче хезмәтен башкара, Илмас исә, балага һәрдаим ярдәм кирәк булганлыктан, бала белән өйдә, кирәк вакытта хастаханәгә йөртә. Мостафиннарның икенче уллары Зөлфәт мәктәптә 6 сыйныфта укый, кечкенәләре Ихлас авылдагы балалар бакчасына йөри.

Илсаф безгә үзенең  укырга яратуы, дәресләрне көтеп алуы, бигрәк тә география, биология фәннәрен яратуы турында сөйләде. Шашка уйнарга да ярата икән ул. Район башлыгы Марат Гафаров белән мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен үткәрелгән чарада танышуы турында да сөйләде һәм аның исеменнән шундый олы бүләк – ноутбук бирелүенә дә чын күңелдән шатлануын яшермәде ул. “Бездә өйдә компьютер бар иде, әмма аны без энеләрем белән өчәү бүлешеп куллана идек, хәзер минем үземнең ноутбугым булды менә",-ди Илсаф елмаеп. “Улыбызны менә шундый бүләк белән куандырулары өчен район башлыгы Марат Ринатовичка улым Илсаф, гомумән, гаиләм исеменнән олы рәхмәтләремне җиткерәм. Гаиләләрендә иминлек, эшләрендә уңышлар телим”,-ди гаилә башлыгы Илмас. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев