Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Пенсионерлар Спартакиадасы узды

Спартакиада кысаларында ветеран-пенсионерлар ГТО нормативларын да үтәделәр.

«Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган «Өченче яшь» XIV республика пенсионерлар Спартакиадасының муниципаль этабы узды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең район пенсионерларын еш кына «Акчарлак» бассейнында һәм спорт залларында очратырга мөмкин. Олы яшьтә булуларына карамастан, алар спорт белән рәхәтләнеп шөгыльләнәләр һәм шуның белән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар, яшьләр өчен дә үрнәк булып торалар. 

Ярышларда катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Айрат Җәлалов, Чүпрәле районында клиентлар хезмәте вәкиле Венера Садиева, Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге җитәкчесе Дилүзә Азизова һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Руслан Вильданов сәламләделәр. Алар, шулай ук, спартакиадада катнашучыларга районда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаганнары, актив тормыш позициясе өчен зур рәхмәт сүзләре җиткерделәр, уңышлар, сәламәтлек теләделәр.

Спартакиадада катнашучылар җиңел атлетика, дартс, ату һәм өстәл теннисы буенча ярыштылар. Ярышлар хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында аерым узды. Соңыннан исә ярышларга нәтиҗә ясалды.

1, 2, 3 урыннарны яулаган призерлар Ггарамоталар, бүләкләр тапшырылды. Иң өлкән яшьтәге катнашучылар Борис Улендеев һәм Нурҗиан Айметдинова, шулай ук, спартакиаданың иң актив катнашучылары Тәлгать Җәббаров һәм Җәүдәт Мөдәрисов та бүләкләнделәр.

Республика спартакиадасының муниципаль этабында җиңүчеләр Казанда район данын яклаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев