Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле фермерларын органик игенчелеккә өйрәтттеләр

Укулар Татарстан Республикасы Икътисадый җәмгыять белгечләре тарафыннан гамәлгә ашырыла

Агымдагы елда Татарстан Республикасының Икътисад җәмгыяте белгечләре тарафыннан, Татарстан Республикасы Рәисе гранты кысаларында, “Органик авыл хуҗалыгы технологияләре” республика пилот программасы буенча фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар өчен, районнарга чыгып, укулар үткәрелә.

29-30 июньдә әлеге программа буенча фермерларның һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның квалификациясен күтәрү курслары безнең районда да оештырылды. Чара “Чүпрәле тармак технологияләре техникумы” базасында үтте. Чарада район авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек идарәсе җитәкчесе Талгат Халитов, галимнәр һәм белгечләр, фермерлар катнашты.

Курсларның төп темасы – органик авыл хуҗалыгы иде, ул бүген Россиядә актив үсә бара һәм экологик чиста продукция җитештерүгә, туфракның уңдырышлылыгын саклауга һәм заманча куркынычсыз технологияләр куллануга юнәлдерелгән.

Ике көнлек уку барышында фермерларга һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга органик үсемлекчелек һәм терлекчелек нигезләре турында җентекләп сөйләделәр, туфракны биологик эшкәртү, мелиорация, дымны саклау технологияләре, шулай ук, аграр өлкәдә кулланыла торган заманча цифрлы һәм пилотсыз системалар белән таныштырдылар.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъзасы, икътисад фәннәре докторы, КФУ профессоры Вадим Хоменко билгеләп үткәнчә, программа яңа белемнәр алуга гына түгел, ә экологик чиста авыл хуҗалыгын үстерүгә системалы якын килүне формалаштыруга да юнәлдерелгән.

–Укулар Татарстан Республикасы Рәисе гранты нигезендә гамәлгә ашырыла. Курслар  фермерларга экологик чиста авыл хуҗалыгы, аны үсемлекчелектә һәм терлекчелектә куллану технологияләре турында белем бирә. Фермерлар органик хуҗалык алып бару технологияләрен белергә тиеш. Алга таба бу грантлар һәм субсидияләр биргәндә исәпкә алынырга мөмкин. Шуңа күрә укуларны турындагы Сертификатның булуы мәслихәт, - дип билгеләп үтте Вадим Хоменко.

Биопрепаратлар куллану, туфракны известьлау, туфракның уңдырышлылыгын саклау һәм авыл хуҗалыгында заманча цифрлы чишелешләр темалары чарада катнашучыларда  аеруча кызыксыну уятты. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бу юнәлештә эш дәвам иттереләчәк. Мондый белем бирү программалары авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һөнәри дәрәҗәләрен күтәрергә генә түгел, ә аграр тармакның яңа таләпләренә әзерләнергә дә ярдәм итә, анда экологик чисталык һәм продукциянең сыйфаты үсешнең иң мөһим критерийларына әвереләчәк.

Чара ахырында уку йомгаклары буенча катнашучыларга квалификация күтәрү турында дәүләт үрнәгендәге таныклыклар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев