Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Сәламәтлек беренче урында

Агымдагы ел-Россия Федерациясе дәүләт санитар-эпидемиологик хезмәт өчен истәлекле ел. РСФСР халык комиссарлары Советы 90 ел элек, 1922 нче елның 15 сентябрендә, "Республика санитар органнары турындагы" Декретны кабул иткән. Әлеге учреждениенең эшчәнлеге хакында ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта сөйләнде.

Бүгенге көндә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең эшчәнлеген ТР буенча 5 учреждение алып бара, анда 2500 артык кеше хезмәт куя. Республика, шәһәр һәм районнарда гигиена һәм эпидемиология үзәге идарәсе һәм филиалларының территориаль бүлекләре эшли.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина бүгенге көндә Роспотребнадзор органнары һәм учреждениеләренең төп игътибары республикада санитар-эпидемиологик тотрыклылыкны саклау буенча даими эш алып барылуын әйтеп, соңгы 20 елда ТРда куркыныч инфекцияләрнең теркәлмәвен белдерде.

Мисал өчен 1920 елларда бу хәл бик аяныч күренеш буларак истә калган. Әлеге чорда тимгелле тиф авыруының 90 мең, холераның-12 мең, маляриянең-70 мең очраклары теркәлгән. Бу уңайдан Мария Патяшина соңгы елларда аеруча вакцинацияләүгә зур игътибар бирелүе нәтиҗәсендә әлеге авыруларның башка булдырмавына ирешелде, ди.

Реклама

2006 елдан республикада халыкны өстәмә иммунизацияләү буенча сәламәтлек саклау өлкәсендә өстенлекле илкүләм проекты гамәлгә ашырылды. Бу еллар эчендә В гепатитына каршы 1,5 миллионнан артык балалар һәм өлкәннәр вакцинацияләнгән, кызылчага каршы - 160 меңнән артык, кызамыкка каршы 150 меңнән артык өлкән кеше вакцинацияләнгән. Шулай ук, ел саен грипп авыруына каршы прививка үтү алып барыла.

Моннан тыш, читтән ясау инфекцияләрне илгә кертмәү буенча да шактый эш башкарыла. Моның өчен аэропортларда санитар тикшерү үткәрелә. Халыкны чиста эчәр су, азык-төлек белән тәэмин итүдә дә, моның өчен тикшерүләр алып бару да Роспотребнадзор оешмасының бер хезмәт тармагы булып тора.

Әлеге уңайдан планлы тикшерүләр өч елга бер үткәрелсә, халык мөрәҗәгате белән ул планнан тыш, әллә ничә дә булырга мөмкин, диде Мария Патяшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: календарьда дата