16 октябрь 2012 яңалыклары
-
Депутат кабул итте
12 октябрьдә РФнең алтынчы чакырылыш Федераль Җыен Дәүләт думасы депутаты Ринат Хәйровның райондагы иҗтимагый бүлектә гражданнарны кабул итүе булды. Депутат тарафыннан дүрт кеше кабул ителеп, үзләрен борчыган сорауларга җавап алдылар.
-
Ял итәчәкбез
Татарстан халкы ноябрьдә 4 көн рәттән ял итәчәк, шулай ук аларны октябрь ахырында өстәмә ял көне көтә, ул 25 нче октябрьгә туры килә.
-
Штрафны 50 мең ясамакчылар
Россия чиновниклары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен хөкем итүне чын-чынлап катгыйландырмакчы булалар.
-
Гражданнар игътибарына!
Чәршәмбе, 18 октябрь көнне, район приставлары бүлекчәсендә 15.00 сәгатьтән башлап Татарстан Республикасының Баш суд приставы урынбасары Рамил Җәлалиев гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен 2-28-92 һәм 2-31-35 номерлы телефоннарга шалтыратырга кирәк.
-
Сәламәтлек беренче урында
Агымдагы ел-Россия Федерациясе дәүләт санитар-эпидемиологик хезмәт өчен истәлекле ел. РСФСР халык комиссарлары Советы 90 ел элек, 1922 нче елның 15 сентябрендә, "Республика санитар органнары турындагы" Декретны кабул иткән. Әлеге учреждениенең эшчәнлеге хакында ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта сөйләнде.
-
Программа нигезендә
Илебездә наркотикларга каршы вәзгыять программасын тормышка ашыру максатыннан күп төрле чаралар үткәрелеп тора. Безнең районда 90 номерлы һөнәри училище яшьләр үзәге булып санала. Нәкъ менә биредә илебезнең киләчәге белем ала, формалаша. Шуңа да әлеге буынны тәрбияләү- көннең төп мәсьәләсе.
-
Авырудан саклан
Бөер синдромлы геморрагик бизгәк-көчле инфекцияле авыру. Ул бөерләрнең кан тамырларын, шулай ук, йөрәкне, ашказанын, үпкәләрне, үзәк нерв системасын зарарлый.
-
Янә африка чумасы турында
Илебездә африка чумасы белән хәл катлаулы булып кала. Россиядә әле бер өлкәдә, әле икенчесендә бу афәт баш калкыта тора. Соңгы вакытта Тверь өлкәсендә килеп чыккан чумадан 36 мең баш хайван юк ителде. Авыл хуҗалыгына килгән зыян миллион сумнар белән исәпләнә. Агымдагы елда гына да Россиядә авыруның 43 тапкыр баш калкыту...
-
Көзге һәм кышкы чорда янгын куркынычы арта
Үткән елгы көзнең һәм кышның һава шартлары әле дә исебездә. Көчле салкын җил, даими явым-төшем, кинәттән генә туңдырып җибәрү, республикабызның, шул исәптән районның, янгынга каршы тиешле дәрәҗәдә әзерлек күрелмәгән объектларында куркыныч очраклар тууга сәбәпче булды.
-
Онытылмас мизгелләр
Бөтен бәйрәмнәр арасында без-өлкәннәр өчен иң күркәме, мөгаен, Өлкәннәр көнедер.
-
Киләчәккә карап
Җаваплылыгы чикләнгән "ТрансПорт" җәмгыяте моннан нәкъ 5 ел элек оешкан иде. 2070 гектар сөрү җире булган җәмгыятьне җитәкләү вазифасы беренче көннән үк Фәнис Багаутдиновка йөкләнде. Заманча техника белән коралланган әлеге җәмгыять елның-елында кырчылыктан тотрыклы уңыш ала.
-
"Туган як"та эш визиты белән
Шушы көннәрдә "Туган як" район газетасы редакциясенә "Татмедиа" ААҖның генераль директоры Ирек Миннәхмәтов һәм аның киңәшчесе Владимир Шевчук эш визиты белән килделәр. Аларны район башлыгы Тимур Нагуманов каршы алды һәм озатып йөрде.
-
Югары вәкаләтле җитәкчеләр Чүпрәледә
Татарстан Республикасының Эчке эшләр министры, полиция генерал-майоры Артём Хохорин РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районындагы бүлеге эшчәнлеге белән танышты.
-
Утырышта мөһим мәсьәләләр каралды
12 октябрьдә Чүпрәле муниципаль район Советының чираттагы утырышы булып узды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитет рәисе Шакир Ягудин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйровның ярдәмчесе Денис Левинсон катнашты. Утырышны район башлыгы Тимур Нагуманов ачты һәм алып барды.