11 март 2020 яңалыклары
-
Чүпрәледә авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү буенча зона киңәшмәсе узды
Авылларда яшәүче халык санын арттыру, аларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм, хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләре каралды шушы көннәрдә авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү буенча булып үткән зона киңәшмәсендә.
-
Район башлыгы Марат Гафаров өлкәннәрне юбилейлары белән котлады
Чүпрәле районында берьюлы икәүләп: Иске Шәйморза авылыннан Адия Абдулловна Сабирҗанова һәм Кече Чынлы авылыннан Заделбану Җамалетдин кызы Әхмәдуллова 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.
-
Чүпрәледә тыл хезмәтчәннәренә медальләр тапшырыла
Кече Чынлы урта мәктәбендәге тантаналы чарага балачак, үсмер чагы сугыш елларына туры килгән тыл ветераннары чакырылган иде. Әлеге авылда алар - 38әү.
-
Чүпрәледә күренекле ханымнар хөрмәтләнде
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район Башлыгы Марат Гафаров белән очрашуга районның икътисадый-социаль, авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау һ.б. өлкәләрдә уңышлар яулаган, дан казанган ханымнары килде.
-
Чүпрәледә күренекле сполртчы Ильмир Хәйбуллов истәлегенә турнир булды
Ильмир Хәйбуллов истәлегенә быел егерме тугызынчы мәртәбә хоккей турниры узды.
-
Чүпрәлеләр җырлап-биеп кышны озатты
Районыбыз халкы ел саен күңелле бәйрәм тантанасында кышны озатып, язны каршы ала. Бу тамаша бездә элек – электән килгән гадәттәгечә язның беренче бәйрәме, Халыкара хатын-кызлар көнне - 8 мартта үткәрелә.