Чүпрәледә язгы кыр эшләре дәвам итә
Район басулары техника гөрелтесенә күмелгән. Эш темпы да кызганнан- кыза бара. Язның иртә килүе, игенчеләрдән җирдәге дымны саклап калу хәстәрен күрергә, уҗымнарны вакытында тукландырырга, шул ук вакытта чәчү эшләрен тиз һәм югары сыйфат белән башкаруны таләп итә.