Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Чүпрәле районы мәдәнияте

Чүпрәле районы мәдәнияте

Чүпрәле районында бик күп мәдәният объектлары эшли, татар һәм чуваш халыкларының үзенчәлекле һәм оригиналь программасы белән фестивальләр, концертлар һәм конкурслар үткәрелә.

Чүпрәле районы мәдәнияте традицияләрнең һәм заманча тенденцияләрнең ачык чагылышы ул. Җирле сәнгать коллективлары иҗатының матурлыгын бәяләүче тарту үзәге булып тора. 

Иҗат коллективлары

«Таң» җыр һәм бию ансамбле, «Сепрель» чуваш фольклор ансамбле, татар халык театры,«Хелхем» чуаш фольклор ансамбле (барысы да Иске Чүпрәле авылында), «Яшьлек» хореография коллективы (Шылангы авылы), «Сөмбелә» татар фольклор коллективы (Иске Шәйморза авылы), «Шусам» чуаш фольклор коллективы (Чуаш Шәйморзасы авылы), «Хуранвар» чуаш халык уен кораллары ансамбле (Хорнавар-Шигали авылы), «Бөтерчек» балалар театр коллективы (Иске Чүпрәле авылы, «үрнәк» исемен йөртә).

Музейлар, китапханәләр

Районда 32 китапханә, 3 музей (Чүпрәле районының төбәк тарихын өйрәнү музее һәм аның филиаллары: Иске Шәйморза авылында А. Ш. Абдреев исемендәге «Җир һәм кешеләр» музее, Яңа Уби авылында П. В. Дементьев исемендәге музей) бар.

1970 елда район үзәгендә төбәк тарихын өйрәнү музее ачыла: башта Пионерлар йортында урнаша, 1990 елда аңа элекке хәрби комиссариат бинасы бирелә, 2013 елдан музей элекке «Агробанк» бинасында. Экспозиция мйданы — 160 кв. м, коллекциядә 5 мең саклау берәмлеге исәпләнә (оештыручысы — Р. Ф. Низамов).

Ике залда урнашкан экспозиция төбәк тарихына, районның күренекле кешеләренә багышланган. Палеонтологик, археологик коллекцияләр, мишәрләр һәм чуашларның киемнәре, көнкүреш әйберләре бар. «Районның хезмәт даны» бүлегендә Социалистик Хезмәт Геройлары — Ә.Ш. Абдреевның, У. Г. Алиевның, П. В. Дементьевның, Л. В. Дергуновның, А. Ф. Мокшинның, С. Е. Немасовның, Р. М. Низаметдиновның, А. С. Сабирҗановның фотографияләре һәм документлары урнаштырылган.

Бөек Ватан сугышына багышланган бүлектә "Үлем Үзәне«ннән табылдыклар, совет һәм немец кораллары үрнәкләре, солдат көнкүреше әйберләре, сугыш еллары телефон аппараты куелган. Советлар союзы Геройлары — З. З. Алимов, С. А. Уганин, Н. Г. Фазлаев, М. К. Хәкимов, П. С. Юхвитов, Дан орденының тулы кавалеры — З. М. Арусланов, Россия Герое Г. Г. Хәйруллинның документлары җыелган.

Бер бүлек районның күренекле кешеләре белән таныштыра: шагыйрь-публицист Ш. Мөдәррис, шагыйрь З. Нури, РСФСР һәм ТАССРның халык артисты Р. Таҗетдинов, ТАССРның халык артисты Һ.Солтанов.

Музей территориясендә ачык һавада «Дуслык йорты», «Туган якның әдәби-иҗат мирасы» экспозициясе, оста куллар күргәзмәсе урнаштырылган.

Татар һәм чуаш телләрендә «Туган як» — «Таван ен» район газетасы чыга (1931 елдан). Беренче исеме — «Коммунар», 1967 елдан — «Яңа юл» — «Сене сул», 1998 елдан хәзерге исемдә.

Район территориясендә 23 археология истәлеге табыла, алар арасында — 2 шәһәрлек, 8 авыллык бар.

Район территориясендә 28 мәчет һәм 11 чиркәү урнашкан.