Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув

Чүпрәле районы П.В.Дементьев исемендәге музей

Чүпрәле районы П.В.Дементьев исемендәге музей
  • Эш вакыты:

    дш-җм 08:00 –17:00

  • Төшке аш тәнәфесе:

    12:00 – 13:00

  • Телефон:
    • 8(84375) 3-55-32
  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    42264, ТР, Чүпрәле районы. Уби авылы, Тынычлык урамы, 40

Музей ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое, 1953-1977 елларда СССРның Авиация сәнәгате министры П. В. Дементьевның тууына 110 ел тулу уңаеннан оештырылган. Аның балачак һәм яшүсмер еллары Чүпрәле районы Уби авылында узган. Илебезнең авиация сәнәгате үсеше П.В. Дементьев исеме белән бәйле. Бөек Ватан сугышы елларында аның җитәкчелегендә авиазаводларны эвакуацияләү һәм хәрби самолетларны серияле җитештерүне оештыру эшләре үткәрелә. П. В. Дементьев реактив авиация җитештерүгә зур өлеш кертте, аның вакытында заманча самолетлар һәм вертолетларның күп кенә типлары булдырылды. Яңа экспозициядә 120дән артык әйбер тәкъдим ителгән, Тарихи-биографик экспозиция белән беррәттән, музейда авиамодель түгәрәге дәресләре өчен интерактив класс булдырылган. Экспозицияне булдыру өстендә ТР Милли музееның иҗат төркеме эшләде, анда күренекле якташыбызның шәхси коллекциясе тупланган.