Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув

Чүпрәле районы «Җир һәм кешеләр» музее

Чүпрәле районы  «Җир һәм кешеләр» музее
  • Эш вакыты:

    дш-җм 08:00 –17:00

  • Төшке аш тәнәфесе:

    12:00 –13:00

  • Телефон:
    • 8(84375) 3-44-21
  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    422460, Чүпрәле районы, Иске Шәйморза авылы. Тукай урамы, 1

Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылында «Җир һәм кешеләр» музеена 1956 елда мәктәп музее буларак нигез салына, 1982 елда ТР Дәүләт музее (хәзер ТР Милли музее) филиалы буларак ачыла. 2007 елдан муниципаль музей булып исәпләнә. Элеккеге колхоз идарәсенең агач бинасында урнашкан, 9500дән артык экспонат бар. «Җир һәм кешеләр» музеен булдыру өчен укытучы А. З. Азизова җитәкчелегендә мәктәп укучылары җыйган коллекция нигез булып тора. Экспозициянең төп бүлекләре: «Иске Шәйморза авылы тарихы», «Авылда колхоз төзелеше», «Авылда пионер һәм комсомол хәрәкәтен оештыручылар», «Бөек Ватан сугышы елларында авыл халкы», «Шәйморзалыларның Хезмәт даны», «Социалистик Хезмәт Герое А. Ш. Абдриев тормышы һәм эшчәнлеге», «ТР халык артисты Габдулла Рәхимкуловның тормышы һәм иҗаты», «Татар милли традицияләре». Иң кыйммәтле экспонатлар — XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы татар һәм чувашларның этнографик көнкүреш әйберләре, XVIII–XX гасыр акчалары коллекциясе, гарәп телендә китаплар, М. Азизов, Ә. Абдриев, авиаинженер Н. Әхтәмовның шәхси әйберләре, Б. Алимова һәм Ш. Хәмзинның сирәк китаплары һәм фотографияләре һәм башкалар.