Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Кече Чынлы урта мәктәбендә Тукай атналыгы төрле чараларга бай булды

Бөек шәхесебез иҗатын өйрәнүгә багышлап, Кече Чынлы урта мәктәбе укытучылары, укучылары катнашында оештырылган Тукай атналыгы төрле чараларга бай булды.

"Тукай әсәрләренә проект эш","Шигырь кичәсе", Тукай иҗатына багышланган презентация яклау, "Тукай һәм сәнгать", Тукай әкиятләрен сәхнәләштерү, "Тамчы-шоу"интелектуаль уен кебек төрле бәйгеләр үтте.Алдан планлаштырылган юнәлешләрдә һәр сыйныф зур өлеш кертергә тырышты. Иң оста чыгыш ясаучы укучылар мактау грамоталары белән бүләкләнде.

26 нчы апрель көнне ,7А һәм 7Б укучылары көче белән әзерләнгән, "Шүрәле"кафесында кунакта" дип исемләнгән йомгаклау кичәсе үткәрелде. Чараның максаты Г.Тукайның иҗаты аша телебезнең бөеклеген күрсәтү,аның байлыгына,матурлыгына ихтирам хисе тәрбияләү. Алып баручылар бәйрәмне Тукай шигырьләре белән ачып җибәрделәр һәм үзләренең менюлары белән таныштырдылар.

Беренчегә:

Г.Тукайның якты дөньяга беренче аваз салган көненнән алып,тормышының соңгы көннәренә кадәр булган вакыйгаларны тамашачыларыбызга күрсәтү;

Икенчегә:

«Жырлар иленә сәяхәт. Жыр кешене рухландыра, куңелен күтәрә, моңландыра, «канатлар бирә». Тукайның шигырьләренә язылган җырларны тыңлау;

Өченчегә:

Чәй янына, шулай ук су кебек эчелә торган һәм куңелләрдә тәрбияви мәгънә калдыра торган Г. Тукайның шигырьләрен сөйләү;

Десертка: Туңдырма, ягъни Г. Тукайныц «Шүрәле» әкиятен уку һәм әкиятнең эчтәлеген 21 нче гасырда яшәүче халык һәм актуаль проблемасы белән чагыштыру.

Кичә бик матур һәм эчтәлекле үтте. Тукай-татар шигъриятенең сүнмәс якты кояшы булып,әдәбиятыбыз күгендә мәңге балкысын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай атналыгы Габдулла Тукайга 130 ел