Район үзәгендә "Акчарлак" йөзү бассейны ачылуга санаулы гына вакыт үтүгә дә карамастан, беренче нәтиҗәләргә дә ирешелде.
Монда балалар беренче көннән үк йөзү спорты белән бик теләп шөгыльләнә башладылар. -Тренерлар су өстендә тора да алмаган балаларны йөзүнең беренче күнекмәләренә, алымнарына өйрәтәләр. Берничә төркем балалар мөстәкыйль йөзә дә башладылар. Монда бигрәк тә тренер Евгений Меньшовның тырышлыгын әйтеп үтәсем килә,-ди бассейн мөдире Руслан Вильданов.
18 апрель көнне йөзү түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар Буа шәһәренең "Дельфин" бассейнында үткәрелгән районара ярышларда тәүге адымнарын ясыйлар. Ярышта, үзеннән алдагыларга берничә секундка гына калышып 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Айнур Хәмзин 50 метрлы дистанциядә өченче урынны яулады.
Нет комментариев