Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Якташыбыз физкультурачылар көненә Кече Чынлы көрәшчеләренә манекеннар бүләк иткән

Бу авылдан чыккан нык билле егетләр арасында спорт осталары да аз түгел.

Кече Чынлы кыр һәм ферма уңганнары белән генә түгел, үзенең данлы көрәшчеләре белән дә еракларга билгеле. Бу чыннан да шулай. Авыл һәм район тарихында батыр көрәшчеләре аны данга күмде. Бу авылдан чыккан нык билле егетләр арасында спорт осталары да аз түгел.
Еллар үтеп буыннар алмашынса да, бу матур традицияне яшьләребез уңышлы дәвам иттерә. Дистә елдан артык әлеге авылда көрәшчеләр түгәрәген спортка җаны – тәне белән бирелгән Радик Низамов алып бара. Ул үзе дә бик яшьли келәмгә чыккан кеше, район Сабан туе батыры булды һәм региональ ярышларда призлар яулады. Аның улы Наиль да әтисе кулы астында шөгыльләнеп үсте, чыныкты. Моннан берничә ел элек милли көрәш буенча спорт остасына кандидат нормативын үтәде. Идел буе федераль округында 75 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында алтын медаль иясе булды, шушы ук үлчәүдә көрәшеп Башкортстан Республикасында чемпион булып калды, Муса Җәлил призларына Биектау районында узган ярышларда бронза медаль яулады. Яшь спортчының киләчәге бик өметле күренә, аңа алга таба да зур җиңүләр телибез.

“Безнең авылда спортны үстерүгә зур игътибар бирелә. Монда “Цильна” хуҗалыгы директоры Барис Гафуровның да өлеше зур. Яшьләр начар юлга басмасын, нык, сәламәт булып үссен, дип төрлечә ярдәм итәргә тырыша. Соңгы елларда авыл егетләре алкалы хоккей белән дә чынлап шөгыльләнә башладылар. Район ярышларында призлы урыннар да яуладылар. Көрәшчеләрнең чыгышлары бедән дә даими кызыксынып тора”, - ди авыл көрәшчеләренең тренеры Радик Низамов. Кече Чынлыда туып үскән һәм бүгенге көндә читтә яшәүче авылдашлары да яшьләрнең спортта тоткан урыннарын күзәтеп баралар. Арча районында прокурор булып эшләүче Фәнис Шәйхаттаров та шушы авыл егете. Яшь вакытта үзе дә бил алышкан. Үтә дә җаваплы хезмәт башкаруына карамастан, авыл малайларының спорт белән үсүләрен кайгырта. Әле күптән түгел генә физкультурачылар көне уңаеннан авылдагы көрәшчеләр түгәрәгенә ике күн манекен бүләк иткән. Көрәшчеләр аңа ихлас күңелдән рәхмәт әйттеләр.

Рәсемдә: бүләккә кайтарылган манекеннар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев