28 мартта Зур Аксу урта мәктәбенең спорт залында волейбол буенча район чемпионаты үткәрелде.
Анда үз кустларында җиңеп чыккан иң көчле алты мәктәп командасы көч сынашты. Яшүсмерләр арасында Иске Чокалы урта мәктәбе-беренче, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе-икенче һәм шлангалылар өченче урыннарны яуладылар. Кызлар командалары арасында да ярышлар кискен узды. Барлык көндәшләрен дә отып, мәйдан хуҗалары-Зур Аксу кызлары беренче урынга лаек булдылар, ә икенче һәм өченче урыннарны Хорновар-Шигали һәм Иске Чокалы командалары бүлеште.
Нет комментариев