Көрәшчеләр келәм тотачак
Сәламәт яшәү рәвеше

Көрәшчеләр келәм тотачак

20 октябрь көнне район үзәгендәге балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе залында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышлап, Чүпрәле районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе призларына милли көрәш буенча шәхси һәм команда беренчелегенә ярышлар уздырыла. 17 яшькә кадәрге спортчылар 40,50,60 килограмм, 18 яшь һәм аннан да өлкәнрәктәге ир-егетләр 70,80,90,100...

20 октябрь көнне район үзәгендәге балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе залында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышлап, Чүпрәле районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе призларына милли көрәш буенча шәхси һәм команда беренчелегенә ярышлар уздырыла. 17 яшькә кадәрге спортчылар 40,50,60 килограмм, 18 яшь һәм аннан да өлкәнрәктәге ир-егетләр 70,80,90,100 кг һәм аннан да артык үлчәү авырлыгында бил алышачаклар. Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана.


көрәш

Нет комментариев