Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Кече Чынлыда иң көчле көрәшчеләр бил алышты

Хезмәт ветераны, үзе дә оста көрәшче булган һәм шул ук вакытта көрәш ярышларында бик гадел хөкемдарлык иткән Мансур Рәимов истәлегенә уздырылган регионара турнирда  йөзгә якын көрәшче катнашты.

Тугыз үлчәү авырлыгында көч сынашып келәм хуҗалары барлык көндәшләреннән күпкә өстен чыктылар (тренер Радик Низамов) һәм биш команда арасында беренче урынны яуладылар. Икенче һәм өченче урыннарны Буа һәм Чувашиянең Батыр районы көрәшчеләре бүлеште.

Турнирны ачу тантанасында Мансур Рәимовның көрәш спортын яратуы хакында гына түгел, аның колхоз эшчәнлегендәге уңышлары турында да сөйләделәр. Исән булса аңа быел март аенда 70 яшь тулган булыр иде. Уллары Марат белән Айрат әтиләре истәлегенә шушы турнирны уздырырга уйлаганнар.

Мансур Рәимов 18 ел “Цильна” колхозында механизатор булып эшли. Хезмәттәге уңышлары өчен “Хезмәттәге аерымлылыгы өчен”, “Фидакарь хезмәте өчен” медальләре белән бүләкләнә. “Тугызынчы бишьеллык ударнигы” билгесенә лаек була. 1984 елда колхоз җитәкчелеге аны трактор бригадасы җитәкчесе итеп билгели. Монда ул үзен бик принципиаль, тапшырылган эшне җиренә җиткереп үтәүче урта звено җитәкчесе итеп күрсәтә.   Биш елдан соң аңа артта калучы кырчылык бригадасын җитәкләүне тапшыралар. Берничә ел эчендә бригада алдынгылар рәтенә чыга һәм  “Кырчылыкта югары культуралы бригада” исемен яулый, Дипломнар һәм Грамоталар белән бүләкләнә. 1996 елда ул 2 санлы товарлыклы-сөтчелек фермасына мөдир итеп билгеләнә. Кыска гына вакыт эчендә фермада тырыш коллектив туплый һәм югары күрсәткечләргә ирешүне тәэмин итә. 2005 елда аңа “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе”   дигән мактаулы исем бирелә. Бүгенге көндә аның улы Марат хуҗалыкның баш зоотехнигы вазыйфасында, әтисенең эшен уңышлы дәвам иттерә,

...Көрәш турнирында Кече Чынлы, Буа, Чувашиянең Батыр районы, Татар Бизнәсе, Шланга, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән килгән 14 яшьлек һәм аннан да яшьрәк спортчылар келәмгә чыкты. Гомуми командалар арасында беренче урынны яулаган Кече Чынлы көрәшчеләре күчмә кубокны үзләрендә калдырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев