Үткән көннәрдә Алабуга шәһәре Татарстанның 1996-97 елда туган көрәшчеләрен үзенә җыйды.
46 команда арасында Чүпрәле районыннан тренер Фәрит Мифтахов җитәкчелегендәге яшүсмерләр: Илназ Сабитов, Раил Камалов, Дамир Мөдәррисов, Фаил Бахтиев-Татар Бизнәсеннән, Матак авылыннан Алексей Шингарев, Татар Саплыгыннан Динар Җаббаров, Иске Кәкерледән Айрат Идрисов, Илгиз Садертдинов көч сынаштылар. Егетләребез күркәм көрәш алымнары күрсәтеп, турнир бүләкләренә ия булдылар.
Нет комментариев