Чүпрәленең яшь чаңгычылары 3 урынны яуладылар
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәленең яшь чаңгычылары 3 урынны яуладылар

Бөгелмә шәһәрендә Фәнис Кәримов истәлегенә 2004-2007 елгы егетләр һәм кызлар арасында республика чаңгы ярышлары узды.

 

Район данын «Спорт мәктәбе»ндә шөгыльләнүче  (тренерлары Владимир Черланов)  Уби һәм Яңа Уби мәктәбе укучылары: Шавкин Сергей, Дергунова Лиана, Макаров Владислав, Дергунова Анастасия яклады.

Нәтиҗәдә, 12 район командасы арасында районның яшь чаңгычылары 3 урынны яуладылар.


Нет комментариев