Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәледә мәктәп волейбол лигасының муниципаль этабы тәмамланды

Муниципаль этапта егетләр һәм кызларның алтышар командасы көч сынашты.

Чүпрәле районында Татарстан Республикасында узучы мәктәп волейбол лигасы, шулай ук Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында волейбол буенча муниципаль этап ярышлары узды.

 

Исегезгә төшерәбез, 25 гыйнвардан 30 гыйнварга кадәр Чүпрәле районы гомуми белем бирү учреждениеләренең спорт залларында Чүпрәле муниципаль районы укучылары арасында волейбол буенча ярышларның куст этабы узды.

Уеннар егетләр һәм кызлар җыелма командалары арасында аерым узды. Һәр кусттан муниципаль этапка егетләр һәм кызларның бер командасы чыкты. Ярышларда барлыгы 300 дән артык укучы катнашты.

Муниципаль этапта егетләр һәм кызларның алтышар командасы көч сынашты. Район этабы бүген, 6 февральдә «Чемпион» һәм «Алтын»спорт комплексларында узды.

Уеннар башланыр алдыннан ярышларда катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов, спорт, яшьләр һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вильданов, шулай ук мәгариф бүлеге методисты Илнур Мәүлетов сәламләделәр һәм җылы теләкләрен җиткерделәр.

Көн дәвамында узган киеренке уеннардан соң иң көчлеләр ачыкланды.

Егетләр арасында да, кызлар арасында да беренчелектә 1 санлы  Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары җиңү яулады.

Икенче урында-егетләр арасында Зур Аксу урта мәктәбенең яшь волейболчылары.  Өченче урынны Иске Чүпрәле күппрофильле лицее егетләре яулады.

Кызлар арасында икенче урынга Иске Шәйморза урта мәктәбе волейболчылары лаек булды, өченче урында – Зур  Аксу урта мәктәбе.

Җиңүче командаларга грамоталар, медальләр һәм кубоклар тапшырылды. Призларны волейбол федерациясе җитәкчесе Владимир Николаев (П.В. Дементьев исемендәге агрофирма җитәкчесе).

Фотолар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев