Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәледә Ильмир Хәйбуллов истәлегенә хоккей ярышы узды

“Алтын Барс” боз сараенда район мәктәпләре командалары арасында Ильмир Хәйбуллов истәлегенә алкалы хоккей буенча турнир үтте. Командалар составында 2001 һәм аннан соңгы елларда туган яшүсмерләр уйнады.

Турнирда Городище, Иске Чүпрәле, Иске Кәкерле, Иске Шәйморза һәм Кече Чынлы урта мәктәпләреннән биш команда катнашты.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов турнирны ачып, командаларга уңышлар һәм җиңүләр теләде. Аннан соң ул яшь спортчыларны кыскача гына Ильмир Хәйбулловның биографиясе белән таныштырды, аның яшьтән үк спорт белән шөгыльләнүен, хоккейны бик яхшы уйнавын, аның катнашында 1991 елда Актанышта авыл районнары арасында алкалы хоккей буенча үткән республика турнирында район командасының беренче тапкыр Татарстан чемпионы булуын ассызыклады.  Элек елларда Ильмир Хәйбуллов белән бер командада уйнаган Илгиз Хафизов та командаларга уңышлар теләде һәм Ильмирның энесе Илһамга бүләк тапшырды.

Беренче булып бозга Городище һәм Кече Чынлы командалары чыкты. Өченче урын өчен Кече Чынлы һәм Иске Шәйморза, ә икенче һәм беренче урыннар өчен Городище һәм Иске Чүпрәле командалары уйнады. Иске Чүпрәле командасы уенчысы Дәниф Шәрәфетдинов үзенең туган көнендә хәлиткеч алканы көндәшләре капкасына кертеп, үз командасына җиңү китерде.

Уен бик киеренке булды. Нәтиҗәдә, Иске Чүпрәле командасы I урынны яулады, күчмә кубок та аларда калды (рәсемдә). Городище командасы – II, Иске Шәйморза командасы III урын. Сергей Тихонов (Городище) “Иң яхшы һөҗүмче”, Дәниф Шәрәфетдинов (Иске Чүпрәле) “Иң яхшы сакчы”, Кирилл Ильин (Иске Шәйморза) “Иң яхшы капкачы” исеменә лаек булдылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев