Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

300ләп чүпрәлеле чаңгы ярышларына чыкты

Район чаңгычылары спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында Кыш бабай призларына ярыштылар.

Чүпрәле урманчылыгы территориясендә урнашкан чаңгы базасындагы ярышлар район мәдәният йорты үзешчәннәре чыгышы белән башланып китте.

Ярышларда гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, оешма, учреждение, авыл җирлекләре хезмәткәрләре һәм барлык теләүчеләр катнашты. Гомуммән, стартка төрле яшь категориясендә өч йөзгә якын спортчы басты. Спорт бәйрәмендә катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Марат Гафаров мөрәҗәгать итте:

– Барыгызга да күтәренке кәеф, күңелле көн, дуслар белән аралашу, ә спортчыларга җиңүле финиш телим,- диде ул.

Спорт белән даими шөгыльләнүчеләр белән беррәттән, ярышка спорт ветераннары, учреждениеләр һәм оешмалар коллективлары, гаиләләре белән берлектә  катнашучылар да булды. Җиңүчеләр һәр яшь төркемендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ике километрлы араны иң кыска вакытта килү буенча билгеләнде. Андыйлар Грамоталар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Чаңгыга басучылар арасында иң яше –  Яңа Элмәле авылыннан тугыз яшьлек Кристина Карсакова, иң өлкәне Кече Аксу авылында яшәүче 80 яшьлек Леонид Албутов иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев