Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Законга үзгәрешләр кертелде

2012 елның 3 декабрендә кабул ителгән "2000 елның 19 июнендәге "Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында"гы 82 номерлы Федераль Законның 1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында" 232 номерлы Федераль Закон нигезендә хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 5205 сум итеп билгеләнде.

Шулай ук, "Мәҗбүри медицина иминияте мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым законнар актларына үзгәрешләр кертү турында"гы 243 номерлы (03.12.2012) федераль закон нигезендә 212 номерлы "РФ Пенсия, РФ Социаль иминият, мәҗбүри медицина иминиятенең федераль фондларына иминият взносларын күчерү турында"гы федераль законга үзгәрешләр кертелде: ягъни, 14 маддәгә "билгеләнгән иминият взносы күләме" аңлатмасы өстәлде. Әлеге аңлатма 1.1 өлеше белән кертелгән- "мәҗбүри пенсия иминияте буенча билгеләнгән иминият взносы күләме иминият взнослары түләнергә тиешле финанс елы башына федераль законда билгеләнгән хезмәткә түләүнең минималь күләмен икеләтә тапкырлау һәм алда әйтелгән федераль законның 12 маддәсендәге 2 өлеше, 1 пунктында билгеләнгән РФ Пенсия фондына түләнергә тиешле иминият взнослары тарифларын 12гә тапкырлау юлы белән билгеләнә" (5205х2х26%=32479,20). Шулай ук, 1.2 өлеше белән "мәҗбүри медицина иминияте буенча иминият взносларының билгеләнгән күләме иминият взнослары түләнергә тиешле финанс елы башына федераль закон тарафыннан билгеләнгән хезмәткә түләүнең минималь күләмен һәм федераль законның 12 маддәсендәге 2 өлеше, 3 пунктында билгеләнгән федераль мәҗбүри медицина иминияте фондына түләнергә тиешле иминият взнослары тарифларын 12гә тапкырлау юлы белән билгеләнә" (5205х5,1%х12=3185,46). Аннан соң мәҗбүри пенсия һәм мәҗбүри медицина иминиятләре взносларыннан азат ителүчеләр исемлегенә 6нчы бүлек белән өстәлгән: чакырылу буенча хәрби хезмәт үтүчеләр; 1,5 яшьлек бала, 1 группа инвалид, инвалид-бала, 80 яшькә җиткән гражданнарны тәрбияләүчеләр; контракт буенча хәрби хезмәт үтүче гаиләнең бергә тору чоры һ.б..

Шулай ук, 58.3 маддәсе белән аерым категория гражданнарның хезмәт пенсияләренең иминият өлешен финанслауга иминият взносларының өстәмә тарифлары билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закон