Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Укучы - кулланучы

Яңа Элмәле урта мәктәбендә ТРдагы Госалкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлеге әйдәүче белгеч-эксперты Гөлинә Юсупова укучылар белән очрашты.

Гөлинә Юсупованың әлеге очрашуга килүе очраклы түгел иде. Бүгенге җәмгыятебездә урнашкан базар мөнәсәбәтләре олыларның гына түгел, ә яшүсмерләрнең дә кулланучы булуларын раслый. Шуңа да белгеч-эксперт 8-11 сыйныф укучыларына кулланучылар хокукы турындагы Законнарны аңлату өстендә эш алып барды. Нигездә ул укучыларга теге яки бу товарны, продуктны сайлап алганда аның техник шартларына, стандартларга туры килергә тиешлеген бәян итте. Шулай ук, кулланучы сатып алган һәр товары турында тулы мәгълүматлар алырга хокуклы икәнлеген әйтте.

-Бер сүз белән әйткәндә, сатып алынган товарның тышлыгында теге яки бу мәгълүмат булмаган очракта сезгә аны сатучы хәбәр итәргә тиешле. Шулай ук, сыйфатсыз товарга юлыккан очракта кулланучының аны яңасына алмаштырырга, яисә ремонтка җибәрергә хокукы бар,-диде Гөлинә Юсупова.

Белгеч-эксперт чыгы-шыннан укучылар товар җитештерүчеләрнең товарга саклану вакыты билгеләргә тиешлекләрен һәм шушы чорда үз чималлары өчен җавап тотачакларын белделәр. Ә инде гарантия вакыты аралыгында һәр товарга бушлай ремонт ясалырга тиеш. Саклану вакыты чыккан продукцияне сату очракларында тиешле органнарга хәбәр ителергә тиешлеге дә әйтелде очрашуда.

Укучыларның кулланучы хокуклары белемен тик-шерү максатында Гөлинә Юсупова анкета һәм телдән тест үткәрде. Укучылар үз тәҗрибәләрендә юлыккан очракларны мисал итеп китерделәр, сораулар бирделәр.

Ике сәгать дәвамында үткән әлеге дәрес һәркемнең күңеленә хуш килеп, аннан шактый нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев