Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Язмыш сынавы

Күрмеш кешенең аяк астында йөри, диләр. Өлкәнәеп, гомер көзенә аяк баскан вакытта шундый бәлага юлыгырмын дип Ринат Хәсәнов үзе дә уйламагандыр.

Бөтен барлыгын биреп, эшне җигелеп тартырга күнеккән ир-егетнең катлаулы операцияләрдән соң икенче төркем инвалидка чыгуына берәүнең дә ышанасы килмәде. Бер елдан артык караватка бөрегеп һәм, ниһаять, кул таягы ярдәмендә беренче хәрәкәт ясап бик нык авырлыклар белән атлап китүен әле дә күңел сызлавы аша, теләр-теләмәс кенә сөйли ул.

Бу хәл 2010 елның 10 маенда була... Юл төзү оешмасында гадәти эш көне. Башка оешмалардан аермалы буларак, монда эш сәгате бераз алданрак башлана. Бигрәк тә җәй айларында иртәнге җиде тулганчы ук автопаркта басып торган бер генә техниканы да күрмәссең. "КамАЗ" автомобиле кузовында эш майтару кирәк булгач Ринат Хәмзинович түзми, ике-өч дигәнче менеп тә китә. Әмма күрмеш аны нәкъ шул урында сагалап торган диярсең, аяклары ычкынып асфальт җиргә килеп төшкәнен сизми дә кала. Хастаханәдә аның уң як бот һәм аяк сөякләре сынганлыгы билгеле була. Казанда табиб-травматологлар бик катлаулы берничә операция ясыйлар. Баштарак бот төбеннән үк кисәргә, дигән нәтиҗәгә дә киләләр. "Хирургларга рәхмәт, аякны кисүгә түзә дә алмаган булыр идем, аларның зур тырышлыгы белән аякка бастым"-ди ул. Район юл төзү оешмасында механик, начальник урынбасары-барлыгы 15 ел намуслы хезмәт куйган Ринат Хәмзинович. Татарстан Республикасы Хөкүмәте карары белән, 2012 елның 24 декабрендә аны Казанга чакыртып, республиканың социаль иминиятләштерү фонды аша "ВАЗ-2104" маркалы автомбиль тапшыралар.

-Икенче төркем инвалидлар өчен әлеге автомобиль махсус эшләнгән. Ул көнне Казанда республика районнарыннан чакырылган 16 инвалидка шундый маркадагы автомобильләр бүләк иттеләр,-ди ул хөкүмәткә, рәхмәтен белдереп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев