Туган Як
  • Рус Тат
  • Яңа елдан яңа бәяләр

    Яңа ел бәйрәмнәре дә якынлашып килә. Барча халык бәйрәмне каршыларга җыена, әзерләнә, яңа елга яңа өметләр баглый, аннан бары тик яхшылыклар гына өмет итә.

    Шул ук вакытта халык сагаеп бәяләр артуын да көтә. Чөнки инде күнеп беттек, яңа елның беренче көннәреннән үк, бәйрәмнәр тәмамланыр-тәмамланмас бәяләрне арттырып куялар. Элек, безнең балачак елларында, бәйрәмнәр уңаеннан бәяләрне киресенчә төшереп куялар иде. Моны безнең яшьтәшләребез дә, өлкән буын кешеләре дә бик ачык хәтерлиләрдер. Ни дисәң дә, безнең буын бераз гына булса да әлеге чорда яшәп калды. Ә менә безнең балаларыбыз өчен бу чынга ашмаслык хыял гына булып кала.

    Халык агымдагы 2012 елда тарифлар артуыннан әле аңына да килергә дә өлгермәде, инде 2013 елда аларның 15 процент чамасы артачагын планлаштырып та куйдылар. Татарстанда исә республиканың тарифлар буенча дәүләт комитеты 2013 елда бәяләрне салкын суга-12, агып киткән суга-14, җылылыкка-17, электр энергиясенә-10, газга 15 процентка арттыруны хәл итеп тә куйды инде.

    Россиянең тарифлар буенча федераль хезмәте бәяләрнең 2013 елда артуын үткән Президент сайлаулары белән бәйләп аңлата. Янәсе, шуның белән бәйле рәвеш-тә 2012 елда тарифлар алты айга соңартып арттырылган, бу исә коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешмаларга сизелерлек матди зыян китергән, имеш. Менә шул зыянны капларга тиеш булабыз инде без, ягъни, халык.

    Тиздән коммуналь хезмәтләр куллануга социаль нормалар кертү турындагы документ кабул ителергә тора. Авырлык утка, суга, газга хисаплау приборлары куелган фатирларга, шәхси йортларга төшәчәк. Билгеләнгән нормалардан арттырып кулланган өлешкә без инде гамәлдәге тарифлардан күпкә арттырып түләячәкбез.

    2013 елда әле тагын телефон элемтәсенә, шәһәр транспортында йөрүгә, тимер юл хезмәтенә бәяләрне арттыру күздә тотыла.

    Бензинга бәяләрнең артачагы да бәхәссез. Сәүдә дә читтә калмас, анысы. Хезмәт хакына килгәндә исә, анысы да артачак. Һәрхәлдә, бюджет хезмәткәрләренә күпмегә артачагы билгеле инде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: