Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Взносыңны түләдеңме әле?

Хәзерге вакытта иминиятләштерү взнослары буенча бурычлыларның санын киметү беренче планда тора.

Әйтергә кирәк, бүгенге көндә иң күп бурычлылар исемлеген җаваплыгы чикләнгән "Заготовитель" һәм "Дрожжаное Агрохимсервис" җәмгыятьләре әйдәп бара. Пенсия фондына иминиятләштерү взносларын үзвакытында түләү-һәр җитәкченең үз хезмәткәренә карата социаль җаваплылыгының төп күрсәткече, дип карарга кирәк. Үз вакытында төрле сәбәпләргә сыл-тап иминият взносларын түләмәгән җитәкчеләр Россия законнарын бозып кына калмыйлар, ә үз хезмәткәрләренең пенсиягә булган хокукларын да инкарь итәләр. Пенсияне мәҗбүри иминиятләштерүгә булган иминият взносларының суммасы хезмәткәрнең лицевой счетына керә һәм ул турыдан-туры аның киләчәктәге пенсия күләменә тәэсир иткәнен дә онытырга ярамый. Иминиятләштерү взносларын түләргә тиешле тагын бер категория бар-алар шәхси эшмәкәрләр. Үзвакытында взносларын түләмәгән эшмәкәр, алдагы пенсиясенә исәп- хисап ясау өчен мөһим икәнлеген белергә тиеш. Икенчедән-эшмәкәрләр үзләренең шәхси йөкләмәләре буенча үзләрендәге милек белән җавап та бирәчәкләр. Бурычлыларны кисәтеп шуны әйтәсем килә, иминлек взносларын түләү буенча документ алу белән үк аны кичекмәстән үтәргә кирәк. Үтәлмәгән очракта бурычларны түләү алар карамагындагы милек хисабына башкарылачак. Җәйге ял вакытларында исә бурычлыларны Россия Федерациясе территориясеннән читкә чыгу хокукын чикләү буенча чаралар да күреләчәк,- ди РФ Пенсия фондының райондагы идарәсендә өлкән белгеч булып эшләүче М.Миңнебаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия фондына взнослар