Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Вакытында күчермәсәң пеня да түләрсең

Законнарга әледән-әле үзгәрешләр кертелеп, теге яки бу фондка взнослар күчерү тәртипләре дә үзгәреп тора. Иминият взносларын күчерү тәртибе турында район пенсия фонды идарәсе белгече Гөлчәчәк Кәлимуллина аңлатма бирә.

-Шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, адвокатлар һәм шәхси нотариуслар, салым түләүнең нинди системасы кулланылуга карамастан, РФ Пенсия фондына (ПФР) һәм мәҗбүри медицина иминиятенең федераль фондына (ФФОМС) иминият взнослары күчерергә тиешләр. Иминият взнослары түләүчеләр РФ Пенсия фондына һәм мәҗбүри медицина иминиятенең федераль фондына күчерелергә тиешле иминият взнослары күләмен иминият елы суммасыннан чыгып исәпләргә бурычлы.

2012 елда иминият елы суммасы 212 номерлы Федераль законның 12 маддәсендәге 2 өлешендә билгеләнгән иминият взнослары тарифыннан чыгып куела (ПФРга-26, ФФОМСга 5,1 процент).

2011 елның 1 июненнән хезмәткә түләүнең минималь күләме бер айга 4611 сумны тәшкил итте. 2012 иминият елы суммасы күләме түбәндәгечә исәпләнә: РФ Пенсия фондына - 4611 х 26% х 12, мәҗбүри медицина иминиятенең федераль фондына - 4611 х 5,1% х 12.

РФ Пенсия фондына тупланма һәм иминият өлешләренә взнослар (1967 елда һәм аннан соңгы елларда туган түләүчеләргә) төрле түләү поручениеләре аша күчерелә. Түләү юлын үзегезчә дә хәл итәргә мөмкин- бер тапкыр яисә елы буена берничә мәртәбә бүлеп-бүлеп. Иминият взносларын 31 декабрьдән дә соңга калмыйча һәр фондка аерым күчерергә кирәк.

Исегездә тотыгыз, иминият взносларын ел тәмамланганчы түләп бетермәү очрагында яңа кергән елның 1 январеннан башлап үткән елдан калган сумма өчен һәр көнне пеня саналып барылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия