Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Уракның кызган чагы

Басуларда урып-җыю темпы көчәйгәннән-көчәя. Игенче-механизаторлар аяз, матур көннәрнең һәр сәгатеннән файдаланырга тырыша

Райондагы “Чүпрәле Рассвет Агро” җәмгыятенә караган кырларда урып-җыю эшләрен  югары җитештерүчән, төрле маркадагы 32 комбайн башкара. 

 Комбайннар ике төркемгә бүленгән. Беренче төркемдә –җәмгыятьнең үз комбайннары, икенче төркемдә –ярдәмгә килүчеләр.

А.Архипов, И.Нигъ-манов, Р.Миңнебаев, Р.Ибраһимов, С.Маняков, Н.Моисеев, А.Батырев, И.Ибраһимов җитәкче-легендәге –“RSM”, И. Гафуров, А.Җәлалов җитәкчелегендәге “RSM Torum” һәм   Е. Захаров, Г.Матросов, М.Ай-метдинов, В.Клементьев җитәкчелегендәге“Акрос” комбайннары  Чуваш Бизнәсе участогында 180 гектар мәйданны биләгән басуда бодай суктыралар.

Бодай культурасы 8277 гектар мәйданны били, сабан бодае – 4375 га, борчак – 1122 га, соя – 599 га, рапс – 4742 га, көнбагыш – 4463 га, силоска кукуруз – 551 га, орлыкка кукуруз – 685 га һәм горчица культурасы 153 га мәйданда чәчелгән. Бодай культурасының һәр гектарыннан чыккан уртача уңыш  55 центнерны тәшкил итә.

Комбайннар суктырган ашлыкны Зур Аксу авылында яңа төзелеп килүче ындыр табагына КамАЗ автомобильләре, “К-700” тракторлары һәм башка югары җитештерүчән тракторлар ташып тора. Ындыр табагында 50 миллион сумлык төзү эшләре башкарылган. Басудан кайтарылган ашлыкны бушату өчен 3000 квадрат метр мәйданда, 70 м х 20 м мәйданда җир бетонлап куелган. Механизатор Николай Пайзе погрузчикта ашлыкны тигезләп, кирәк урынга күчереп тора. Җәмгыять директорының производство буенча урынбасары Алексей Храмов әйтүенчә, ындыр табагында үлчәүләр, лаборатория, складлар да төзеләчәк, территориясе койма белән тотып алыначак.

Ике данә ашлык киптерү агрегаты урнаштырылган да инде.

– Алар тәүлегенә 400 тонна ашлык киптерүгә сәләтле, шушы көннәрдә эшләп китәчәкләр. Мондый ашлык киптерү агрегаты Уби участогында инде эшли, Каракитә участогына исә урнаштырылачак, - ди Алексей Храмов.

Игеннәрне суктырып алу белән үк механизатор Валерий Тихонов “Кун” маркалы пресс-подборщик белән саламны рулоннарга җыйдырып тора. Җәмгыятьтә әлеге эш ике сменада оештырылган. Икенче сменада исә Валерийны Алексей Улькин алмаштыра. Салам рулоннарын шунда ук азык утарына кайтару хәстәрен дә  күрәләр. Пай җирләре өчен халыкка бирелә торган салам рулоннары авылга якын кырларда калдырыла. Бушап калган басулар “Кейс”, “К-700” тракторлары белән сукаланып, киләчәк ел уңышына әзерләнә.

 

Белешмә

Район буенча 2538 гектар мәйданда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар урып суктырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев