Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Уңганнар эштән курыкмый

Чүпрәле районында үз бизнесын башларга теләүчеләр өчен социаль яклау ягыннан да, район администрациясе ягыннан да тәкъдимнәр һәм ярдәм бар

Чүпрәле районында үз бизнесын башларга теләүчеләр өчен социаль яклау ягыннан да, район администрациясе ягыннан да ярдәм барлыгын Ирек Хәйруллин мисалында да күреп була.

2022 елның май аенда ул социаль-яклау идарәсенә килеп керамзит-бетон блоклар ясау планы барлыгын белдерә. Бүлек белгечләре исә Иреккә үз эшен башлап җибәрергә теләүче буларак, 150 мең сум күләмендә материаль ярдәм күрсәтеп булганлыгы турында белдерә.

Ирек Хәйруллин Яңа Чүпрәле авылында туып-үскән. Урта мәктәпне тәмамлагач, хәрби хезмәткә чакырыла. Бер ел хезмәт итеп, районга әйләнеп кайта. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җирле бүлегендә коткаручы булып эшли. Ләкин ни өчендер күңеле Казанга тарта. Шунда тора башлагач ни өчен икәнлеге дә аңлашыла – булачак яры Анастасияне очрата ул.

 - Казанда 10 елга якын яшәдем, яраткан кызым Анастасия белән таныштым, өйләндем. Ике кызыбыз Элина һәм Амелия дә Казанда тудылар. Заводта эшләдем. Үсмер чакта мин гел туган авылымда калырмын һәм үз эшем булыр, дип уйлый идем. Шулай килеп чыкты ки, мин моңа ун ел буе килдем, -дип сөйли Ирек.

Заводта эшләгәндә үк Ирек әлеге хыялын тормышка ашыру максатыннан керамзит-бетон блокларның ничек ясалуын, моның өчен нәрсәләр кирәклеген өйрәнә.

- Аннан соң күпме акча кирәклеген исәпләдем,- ди ул. - Танышларымнан, туганнарымнан районда бу эш белән шөгыльләнүчеләр бармы-юкмы икәнен ачыкладым. Район җитәкчелеге белән сөйләштем.

Район социаль яклау идарәсенә дә мөрәҗәгать итәргә киңәш иттеләр, аларның үз эшләрен башлап җибәрүчеләргә ярдәм итү өчен программалары бар, диделәр. Анда гариза калдырдым. Шуннан соң кечкенә генә завод кору өчен урын эзли башладым һәм “Чүпрәле” сәнәгать мәйданчыгына килдем. Җиһазларым бар иде инде, 2021 елда сатып алдым. Социаль яклаудан бирелгән ярдәмгә керамблоклар ясау өчен кирәкле барлык әйберләрне булдырдым, -дип дәвам итте сүзен әңгәмәдешебез.

Ә блокларга ихтыяҗ бармы соң?

Төрле вакыт төрлечә. Әлбәттә, сорауның тагын да күбрәк булуын телим. Ул вакытта җитештерүне икеләтә арттырыр идек, киңәер идек.

Менә логистика мәсьәләсен хәл итәбез әле, якын-тирә районнарга да чыгарга теләгебез бар,-диде Ирек.

Эшмәкәрдән киләчәккә планнары белән уртаклашуын да сорадык.

Планнар һәм максатларсыз тормыш кызык түгел бит, - ди ул. - Беренче эш итеп бина төзергә һәм киптерү камерасын сатып алырга исәп. Калганын эш барышында хәл итәрбез, - диде ул.

Уңышка ирешү серләрен дә әйтегез әле?

- Бернинди серләре дә юк, бары тик эшләргә, өйрәнергә һәм алга барудан курыкмаска гына кирәк! - дип үз киңәшен бирде райондашыбыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев