Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Тупланган акчаң булса...

Пенсия тупланмалары акчаларына үзегезнең варислык хокукы барлыгы турында ничек белергә соң?

Район пенсия фонды идарәсе белгече Гөлчәчәк Кәлимуллина сүзләренә караганда, РФ Пенсия фонды, ЗАГС оешмасыннан гражданның вафат булуы турында хәбәр алуга ук, үлгән гражданның гаризасында күрсәтелгән (гаризада язылган адрес буенча) варис хокукына ия булучыларга махсус белдерү ярдәмендә пенсия тупланмалары акчаларын алу мөмкинлеге булуы турында хәбәр итә.

-Вафат булган иминиятләштерелгән гражданның пенсия тупланмалары акчаларын варис хокукына ия булучыларга түләү процессы тиешле карар кабул ителгәннән соң, керәсе айның 15нче числосыннан да соңга калмыйча башкарылырга тиеш,- ди Гөлчәчәк Кәлимуллина.

Әлеге акчаларны алуның ике юлы бар: почта элемтәсе бүлеге яисә варис хокукына ия булучының шәхси счетына күчерү юлы аша. Түләү алымын варис хокукына ия булучы үз гаризасында күрсәтергә тиеш. Пенсия тупланмалары акчаларын түләү (яисә түләүдән баш тарту) турындагы карарның күчермәсен РФ Пенсия фонды варис хокукына ия булучыга заказлы хат белән карар кабул ителгәннән соңгы биш эш көне дәвамында җибәрә.

Биредә шуны да әйтергә кирәк, 2010 елның 1 январеннан башлап, вафат булган иминиятләнгән гражданның варисларына түләнә торган пенсия тупланмалары физик затларның керемнәренә салына торган салым салынмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия