Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Стажыгызны расларга мөмкин

Минем хезмәт кенәгәм юк. Мин үземнең хезмәт стажымны ничек раслый алам? Әлеге сорауга район пенсия фонды идарәсенең пенсияләрне исәпләү һәм билгеләү бүлеге начальнигы Фәридә Мөхәррәмова җавап бирә. Зәйтүнә.

Әгәр сезнең хезмәт кенәгәгез юк, яисә хезмәт кенәгәгездә дөрес мәгълүмат язылмаган икән, яисә аңа кайбер эш чорлары турындагы бернинди мәгълүмат та кермәгән булса, бу очракта эш чорлары турындагы тиешле хокукый мөнәсәбәтләр барлыкка килгәндә гамәлдә булган хезмәт законнары нигезендә төзелгән язма хезмәт килешүләре дә ярап куя. Бу очракта шулай ук, эш бирүче яисә дәүләт (муниципаль) органнар тарафыннан бирелгән белешмәләр, боерыклардан күчерелмәләр, лицевой исәп-хисап счетлары һәм хезмәт хакы бирелү ведомостьлары да сезнең эш чорыгызны расларга ярдәм итәчәк. Россия Пенсия фондында теркәлгәннән соңгы эш чорлары шәхси (персонифицированный) учет мәгълүматлары нигезендә раслана (күпчелек гражданнар Россия пенсия фондына 1996-2001 елларда ук теркәлделәр).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия