Хәзер дәүләт хезмәтләре порталы аша социаль ярдәм алуга электрон гариза тапшыра алу мөмкинлеге бар, дип хәбәр итәләр район социаль яклау идарәсе белгечләре.
Дәүләт хезмәтләре порталына кереп балага һәр ай саен; бала тугач бер тапкыр; баланы 1,5 яшькә кадәр караган өчен һәр ай саен түләнә торган пособиены; баланың балалар бакчасына йөрегәне өчен түләнген акчага компенсацияне; оешма бетерелеп, эштән җибәрелгән хатын-кызларга йөклелек һәм бала тапкач бирелүче пособиене; пенсионерларга түләнүче юл акчалары алуны; коммуналь хезмәтләргә һәм торак йортка түләүгә субсидиягә; аерым категория гражданнарга коммуналь хезмәтләргә һәм торак йортка түләүгә субсидия-ташламаны; 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк баласы булганнарга коммуналь хезмәтләргә һәм торак йортка түләүгә субсидия-ташламаны сорап язылган электрон гариза тапшырырга мөмкин.
-Моның өчен кирәкле булган документларны фотога төшерергә яисә күчермәсен ясарга һәм компьютерда сакларга, "ТР Дәүләт хезмәтләре" сайтына керергә (https://uslugi.tatarstan.ru) порталында теркәлергә, "ЖКХ" яисә "Уход за ребенком" хезмәте төрен сайларга һәм анда инструкциядә язылганнарны үтәргә генә кирәк,-ди район социаль яклау идарәсенең материаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Ольга Хисамова.
Өстәмә мәгълүматны 2-23-54 телефон номерына да шалтыратып белешергә мөмкин.
Нет комментариев