Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Чүпрәле районы социаль хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

Исегезгә төшерәбез, 1701 елны Петр I нең указы нигезендә Россиядә халыкны социаль яклау хезмәте оеша. Ә социаль хезмәткәр көне Россия Президенты Указы нигезендә 2000 нче елда бәйрәм ителә башлады. Шушы көннәрдә район мәдәният йортында шуңа багышланган зур тантана үткәрелде.

Һәркемгә дә кеше кайгысын йөрәге аша уздыру, яхшы сүз белән күңелен юату, көнкүреш проблемаларын җайга салырга ярдәм итү кебек сыйфатлар бирелмәгән. Социаль хезмәткәр эше бик четерекле. Ул өйдән чыга алмаган авырулар, картлар өчен тышкы дөнья белән бердәнбер элемтә, ныклы таяныч. Шуңа күрә дә аны дүрт күз белән көтеп алалар, иң яшерен серләрен уртаклашалар. Авыр хезмәт шартларына карамастан, күпчелек социаль хезмәткәрләр дистәләгән еллар үз һөнәренә тугры кала, мохтаҗларга мәрхәмәт кылып яши.

-Сезнең эшчәнлек халыкны социаль яклауга, район халкы тормышының тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Социаль яклау органнарында хезмәт куючылар бу эшне зур җаваплылык тоеп башкара. Районда социаль яклау учреждениеләренең киң челтәре булдырылган, алар халыкка хезмәт күрсәтүнең өстәмә төрләрен кертәләр, эшнең сыйфатын яхшырту турында кайгырталар. Безнең ветераннарыбыз, инвалидлар, өлкәннәр, ялгыз кешеләр, ятим балалар, аз тәэмин ителгән гаиләләр - барысы да даими игътибар үзәгендә булырга тиеш. Сезгә әлеге җаваплы эшегездә зур уңышлар, нык сәламәтлек, тормышыгызда иминлек һәм шәхси бәхет телим, - диде үзенең чыгышында Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов. Ул көнне сәхнә трибунасыннан аларга карата бик күп җылы сүзләр яңгырады. Ветераннарның район советы башлыгы Фиркать Җәлалов, халыкны социаль яклау буенча район идарәсе җитәкчесе Антонина Хәлилова, "Кайгырту" социаль хезмәте күрсәтү үзәге директоры Илгизәр Вафин да әлеге игелекле хезмәт вәкилләрен ихластан котладылар. Тантана ахырында үз көчләре белән әзерләнгән концерт та куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социаль тема