Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Скутерда һәм квадрациклда йөрү өчен “М” категорияле права кирәк

Чүпрәле районы комиссиясендә яшүсмер балаларның хокук тәртибен бозулары турында мәсьәләләр каралды.

Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия секретаре Алевтина Хәлилова утырышта каралырга тиешле көн тәртибе белән таныштырды. Бөркетмәләрнең бөтенесе дә диярлек ата- аналарның балигъ яшькә җитмәгән үз балаларына карата булган мөнәсәбәтләре турында иде.
Район территориясендә балигъ булмаган балаларның хокук тәртибен бозуларына һәм аларны кисәтү буенча профилактика эшләренең торышына кагылган мәсьәләләрне утырышта катнашучылар бик җитди анализлады. Россия Федерациясе буенча алынган мәгълүматларга караганда, барлык ДТПларның биштән бер өлеше мопед йөртүче 18 яшькә кадәрге яшүсмерләргә туры килә икән. Соңгы елларда һәлакәткә юлыгучыларның 30 процентка, ә һәлак булучыларның саны 1,5 мәртәбә арткан. Әлеге транспорт безнең районда да күп кулланыла. Кызганычка каршы, алар белән балигъ яшькә җитмәгән балалар идарә итә. Югыйсә, бу хакта дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ата- аналарга әледән- әле искәртеп тора. Алар әйтүенә караганда, балаң ни кадәр якын булса да, андый "бүләк" бирү һич тә ярамый. Автоинспекторлар яшь мопедчыны шунда ук туктатачаклар һәм техниканы әти- әниләренә генә кайтарып бирәчәкләр. Әлбәттә инде, бу хактагы мәгълүмат балигъ булмаганнар эше буенча инспекциягә җибәрелә. Ата- аналар еш кына: "Скутер яисә мопед йөртү өчен права кирәкме?",- дип сорыйлар. Әйе, 2013 елның 5 ноябреннән мопедта, скутерда һәм квадрациклда йөрү өчен "М" категорияле права кирәк булачак. Татар Бизнәсе авылыннан комиссиягә чакырылган Лилия ханым Кәлимуллина: "Бөтенесе дә мопед алалар бит, без дә алдык инде",- ди. Нәкъ менә шундый игелекле әти- әниләр ул көнне комиссия алдында җавап тотты да инде. Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә дә балигъ булмаганнарга кагылды. Ул да булса балаларның төнге вакытта урамда яисә җәмәгать урыннарында йөрүләре тикшерелде. Төнге сәгать ун- димәк бала өйдә булырга тиеш. Шулай да полиция хезмәткәрләре балигъ булмаганнар тарафыннан закон бозу очракларын ачыклап торалар. Үз вазифаларын тиешенчә үтәмәгән ата- аналарга административ һәм җинаять эше турында кисәтү ясала. "Җәмгыятьтә негатив күренешләрне төзәтүгә караганда, хокук бозуларны кисәтү мөһимрәк. Шуңа күрә без бөтен эшчәнлегебезне балаларның көн режимын дөрес оештыруга юнәлтергә тиешбез",- ди район прокуроры ярдәмчесе Руслан Алиуллов. Чуваш Чүпрәлесендә яшәүче "А" спиртлы эчемлекләр кулланганы өчен берничә мәртәбә кисәтү алган. Әлеге ханымны дәваланырга җибәрү турында сүз чыккач та: "Үзем барам, мөстәкыйль дәваланам",- ди яртылаш күз яшьләре аша. Әмма бу сүзләр чын йөрәктән чыккандай яңгыраса да, бөтенләй ышанып бетәсе килми шул. "Алкогольны үз тормышыгызга кертмәгез, балаларыгызның балачагы чын- чынлап бәхетле булсын",- ди комиссиянең җаваплы секретаре Алевтина Владимировна. -Балигъ булмаган балаларын тәрбияләүгә юнәлтү буенча ата- аналар белән даими эш алып барабыз, кыен хәлдәге гаиләләрдә булабыз, яшәү шартлары белән кызыксынабыз. Бигрәк тә безне сабый яшьтәге балалы гаиләләр борчый. Әмма закон таләбенә буйсынырга теләмәүче ата- аналар да бар. Андыйларга карата катгыйрак чаралар күрергә туры килә,- ди балигъ булмаганнар эше буенча өлкән инспектор, полиция майоры Лилия Хәлиуллова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев