Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Семинар-дәрес аша

Иске Шәйморза урта мәктәбендә биология һәм химия укытучылары өчен "Укучыларның танып-белү активлыгын стимуллаштыру формасы буларак, туган якның экологиясен өйрәнү эше" темасы буенча методик семинар үтте. Семинар 2013 елда билгеләп үтеләчәк "Экология елы"на багышланды. Чараны район мәгариф бүлегенең баш белгече Гөлшат Вәлиуллина оештырды.

Мәктәп директоры Илсур Халитов семинарны ачып, үзенең чыгышында мәктәп, педагогик коллективның эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Аннан соң укытучылар ике төркемгә бүленеп ачык дәресләргә таралдылар.

Бу көнне мәктәпнең югары категорияле биология укытучысы Зөлфия Бикчурова 8 сыйныфта "Йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү" темасы буенча, инновацион алымнар кулланып, дәрес үткәрде. Дәрестә укучылар йөрәк-кан тамырлары авыруларының дөньяда киң таралган һәм кеше гомере өчен иң куркыныч чир булуын, аларны кисәтү өчен дөрес туклану, начар гадәтләргә бирелмичә, сәламәт тормыш рәвеше алып бару кирәклеген аңладылар.

Шул ук мәктәпнең химия укытучысы Фәридә Шәрәфетдинова 10 сыйныф укучылары белән "Алкины" темасына дәрес үткәрде. Ул үз дәресен видеороликлар ярдәмендә виртуаль тәҗрибә белән баетып, укучыларда химия фәне белән кызыксыну уятуга иреште.

Дәресләрдән соң барлык укытучылар катнашында экологик чара үткәрелде. Ул "Җир шарыбызны зәңгәр һәм яшел килеш саклыйк!" дигән исем астында үтте. Анда укучылар тирә-юньне пычратучы физик, химик, биологик калдыклар белән таныштылар, аларның тирә-юньгә нинди зыян китерүләрен билгеләп, шуларны булдырмау юлларын эзләргә өйрәнделәр. 11 сыйныф укучысы Галия Мөхитова туган як табигатен саклауга өлеш кертүләрен күрсәтүче призентацион материаллар ярдәмендә табигатьне яратырга һәм аның байлыкларыннан урынлы файдаланырга кирәклеген аңлатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар