Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Саннар ни сөйли?

Балаларны яклау көне уңаеннан 29 май көнне Татарстан Министрлар Кабинетында барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференция режимында брифинг узды. Анда катнашучылар балалар һәм яшүсмерләргә кагылышлы җитди проблемаларны анализладылар.

Республиканың бала хокуклары буенча вәкиле Гүзәл Удачина бала хокуклары һәм мәнфәгатьләре үтәлеше буенча 2010 һәм 2011 елдагы эшчәнлеккә тукталды. 2011 ел йомгакларына күз салсак, Татарстанда 723 мең бала яши, бу барлык халыкның 19 процентын тәшкил итә. Үткән ел бала хокуклары бозылу буенча 643 мөрәҗәгать кабул ителгән. Агымдагы елның 5 ае эчендә 402 шикаять каралган. Гүзәл Удачина чыгышыннан мәгълүм булганча, соңгы 5 елда балалар туу күрсәткече 36,70 процентка арткан. Былтыр 50824 бала якты дөньяга аваз салган, бу алдагы ел белән чагыштырганда, 2 мең 33 балага күбрәк. "Балалар, бигрәк тә яңа туган нарасыйлар үлеме күрсәткечләре кимүе куандыра, 2010 ел белән чагыштырганда, ул 11,9 процентка кимрәк",- диде ул. Кызганычка каршы, былтыр 512 бала вафат булган. Узган ел йомгаклары буенча, 380 баланың төрле авырулар нәтиҗәсендә, 81 баланың бәхетсезлек очраклары аркасында гомере өзелгән, 27 бала үз-үзенә кул салган. 13 сабый кисәк үлем синдромы нәтиҗәсендә вафат булган, 11 бала җинаять гамәлләре нәтиҗәләрендә үтерелгән. "Юл-транспорт һәлакәтләрендә, янгыннарда теркәлгән балалар үлеме, суицид очраклары бигрәк аяныч",-дип ассызыклады Гүзәл Удачина. Ул хәбәр иткәнчә, соңгы 3 елда балаларның үз-үзенә кул салу очраклары 35 процентка "үсеш" кичергән. Хәзер бу проблема чаң сугарлык дәрәҗәгә җитте. Агымдагы елның 5 ае эчендә 13 суицид теркәлгән. Аларның яртысының диярлек сәбәпләре төгәл ачыкланмый. Кызганычка каршы, балалар һәм яшүсмерләрне көчләү сыйфатындагы җинаятьләр дә арта бара. Былтыр мондый 1200 җинаять теркәлгән. 16 яше тулмаган балалар һәм яшүсмерләрнең җенси кагылгысызлыгына каршы җинаятьләр саны 3,8 тапкыр арткан. 2011 елда шундый 626 җинаять ачыкланган. Былтыр 98 бала көчләүләрнең корбаны булган, аларның 34е якыннары-гаилә әгъзаларыннан зыян күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар үлеме