Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Риназ планшетлы булды

Һәр кешенең үз алдына куйган максаты, өмет-хыяллары бар. Әмма аларны тормышка ашыру бар кешегә дә тигез бирелмәгән.

Иске Кәкерле авылындагы Риназ Айметов иптәшләре белән бергә кайчан да булса мәктәпкә бару хыялы белән яши. Алар шикелле мәктәп коридорлары буйлап йөгереп узасы, дәресләрдә торып басып җавап бирәсе, уйныйсы килә аның. Кызганычка каршы, әлегә бу чынга ашмаслык хыял гына булып кала. Риназ үзәк нерв системасы параличланган килеш дөньяга килә. Табибларның ишекләрен таптый торгач, дөрес моннан өч ел элек операция ясыйлар үзенә. Шуннан соң, Риназның хәле бераз әйбәтләнә. Өйдә стеналарга тотынып әкренләп йөри башлый ул, урамга да таяклар ярдәмендә чыгып керә.

-Бүген ул авырлык белән булса да, рәсемнәр ясарга тырыша. География, биология, аеруча табигать фәннәрен үз итә. Аларны өйрәнә, карый. Янына килеп укытучылар шөгыльләнә, компьютерда утырырга ярата,-ди әнисе Язгөлем ханым.

Риназ җырларга да бик ярата икән. Күптән түгел, ул чыгаралыш сыйныф укучыларының кичәсендә катнашып, тамашачыларга җырларын бүләк иткән.

Риназның тагын бер үзенчәлекле ягын әйтми булмый. Ул бик аралашучан һәм кызыклы әңгәмәдәш. Өч яшьлек сеңлесе Аделина һәм үзенең иптәшләре дә аның яныннан һич китми.

Риназ өчен июль аеның беренче көне зур сөенеч алып килде. Аңа күптән көткән бүләген-планшет тапшырдылар. Ә планшетны сорап ул җитәкчеләргә хат язган була. Һәм менә әлеге игелекле эшне район үзәгендәге "Лидер" кибете вәкиле Рамил Зәйнетдинов башкарды.

-Дәвалау курслары узганда, хәзер күңелсез булмаячак. Иптәшләрем белән шуның аша аралашып, дөнья яңалыклары, кызыклы мәгълүматлар белән танышып торачакмын,-ди Риназ шатланып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: игелек