Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

“ Татарстан-Яңа гасыр” республика иҗтмагый хәрәкәте "Җылы йорт" приютында кунакта

"Тынычлык һәм разыйлыкта иҗат итү" проекты кысаларында " Татарстан-Яңа гасыр" республика иҗтмагый хәрәкәтендә катнашучылар Чүпрәле иҗат мәктәбе белән берлектә "Җылы йорт" приютында булдылар.

Очрашуны " Татарстан-Яңа гасыр" республика иҗтмагый хәрәкетенең башкарма комитет рәисе Алсу Тарханова ачты. Ул балаларга хәрәкәтнең тарихы хакында тулы мәглүмат җиткерде. "Җир хартиясе" дип исемләнгән халыкара документның төп нигезләмәсе белән таныштырганнан соң, бүген җиребез нинди халәттә булуын тасвирлаган видеоролик күрсәтте.

Чарада китапханә вәкилләре, иҗат мәктәбе укучылары чыгыш ясап, шәхес булып формалашу, экология проблемаларына тукталдылар. "Умырзая" халык уен кораллары ансамбле үзенең музыкаль чыгышларын тәкъдим итте. Кунаклар бик теләп җыр-уеннарга кушылдылар, рәсемнәр ясадылар.

Реклама

-Мондый төр очрашулар балаларның күзаллавын киңәйтүдә, яңа дуслар белән аралашу алып барырга ярдәм итә,-дип рәхмәт сүзләрен белдерде район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм киләчәктә тагын очрашулар күбрәк булсын дигән теләктә калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: приют “ ТатарстанЯңа гасыр” республика иҗтмагый хәрәкете