Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Практик һәм теоретик белем туплап

Шушы көннәрдә Апас районындагы Каратун урта мәктәбе базасында киңәйтелгән семинар булып үтте. Әлеге чара ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан уздырылды.

Семинарга мәктәпләрдән хокук саклау отрядлары кураторлары чакырылды. Безнең районнан әлеге чарада Яңа Элмәле урта мәктәбеннән Геннадий Карсаков һәм Наталья Годунова катнашты.

Семинар башланганчы мәктәп буенча экскурсия тәкъдим ителде. Аеруча хуш килгәне, ул залдагы укучылар кулы белән әзерләнгән күргәзмә иде. Әлеге күргәзмәгә "Уңган куллар" түгәрәгенә йөрүче укучыларның төрле эшләнмәләре куелган. Чараның мәдәни өлешен курчак театры ачып җибәрде.

Семинарга җыелуның төп максаты булып, хокук саклау юнәлеше буенча эшчәнлек мәсьәләләрен уртага салып сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу торды. Әлеге юнәлештә Апас районында эшләүче "Янучы йөрәкләр" ("Горящие сердца") профилактик отрядын үрнәк итеп була. Алар 2010 елда республика буенча үткән конкурста беренче урынны алганнар. Шулай ук, 2011 елда әлеге юнәлеш буенча Апас районының Бакырчы урта мәктәбе отряды да җиңүче дип табыла. Әлеге коллективлар отрядлары семинарда чыгыш ясадылар, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Семинар программасы тирә-як районнардан килгән коллегаларның, психологларның чыгышларына гаять бай булды. Чыгышлар, үз чиратында, уеннар, психологик тренинглар белән үрелеп барды. Шулай итеп, семинарда катнашучылар балалар белән эшләүдә практик элементлар һәм теоретик белемнәр туплап кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар