Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Пособие түләүдә үзгәрешләр кертелә

Быелның 1 июленнән Татарстан Республикасы территориясендә РФ Социаль страхование фондының "Турыдан-туры түләүләр" пилот проекты эшли башлый. Бу турыда тулырак аңлатуны сорап РФнең Татарстандагы 14 номерлы социаль страхование фонды филиалы баш белгече Сиринә Хәмидуллинага мөрәҗәгать иттек.

-"Турыдан-туры түләүләр" проектының төп максаты нидән гыйбарәт?

-Проект эшләүче гражданнарны гарантияле дәүләт пособиеләре белән тәэмин итүне күздә тота. Бер сүз белән әйткәндә, пособияләрне эш бирүчеләр түгел, ә Дәүләт учреждениесе филиаллары-РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлекчәсе исәпли һәм акчаны турыдан-туры хезмәткәрнең банктагы счетына яки почта аша күчерә. Мондый төрдәге эш алымы Астрахань, Курган, Новгород, Новосибирск, Тамбов өлкәләрендә, Хабаровск краенда күптән алып барыла. 1 июльдән исә аңа Татарстан төбәге дә кушыла.

-Проектның үзенчәлеге нидә соң?

-Матди хәле тотрыклы булмаган эш бирүчеләр бүген шактый. Шуңа да өйдә бала карап утыручы хатын-кызлар, яисә авырып вакытлыча эшкә чыга алмаучылар ("больничный") пособиене вакытында ала алмыйлар. Проект эшли башлагач, әлеге проблемалар булмаячак. Аның исеме дә "турыдын-туры түләүләр" дип атала. Ягъни пособие түләү эш урынындагы финанс тоткарлыкларына бәйле булмаячак.

-Әлбәттә, төрле яңалыклар кертелгәч, халык тарафыннан ул авыррак кабул ителә, төрле сораулар барлыкка килә:пособие күләме үзгәрмиме, башка төрле түләнмиме?

Реклама

- Пособие күләме дә, аны исәпләү формуласы да үзгәрми. Хезмәткәр шулай ук эш бирүчегә пособие хокукына ия булуын раслый торган документлар (эшкә яраксызлык турында кәгазь, бала туу турында белешмә яисә пособиенең төренә карап башка документлар) тапшырырга тиеш. Моннан тыш, пособие күчерелергә тиешле банк реквизитларын яки почта адресын күрсәтеп гариза язарга кирәк була. Реквизитларны дөрес күрсәтү зарур, юкса, акча счетка күчмәячәк. Эш бирүче, үз чиратында, әлеге документларны, 5 календарь көннән дә соңга калмыйча, фондның төбәк бүлекчәсе филиалына тапшыра. Фонд филиалы исә исәпләп чыгарып, 10 көн эчендә хезмәткәргә пособие акчасын күчерергә тиеш була.

-Документлар җитмәсә, яки алар дөрес тутырылмаган булса?

-Социаль иминият фонды филиалы бу турыда эш бирүчегә хәбәр итә, 5 көн эчендә хаталар төзәтелеп яки барлык кирәкле документлар тупланып кире җибәрелергә тиеш була.

-Димәк, 1 июльдән эшли башлаячак яңа пилот проекты хезмәткәргә бернинди уңайсызлык та тудырмый, киресенчә, аңа пособиене вакытында алуны гарантияли генә килеп чыга.

-Әйе. Һәм проект турындагы тулырак мәгълүмат белән www.fss16.ru сайтының "Турыдан-туры түләүләр" пилот проекты бүлегендә дә танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособиеләр үзгәрешләр түләүләр

2
X